"Нечкәбил" бәйгесе финалына үтте
"Нечкәбил" гаилә бәйгесендә катнашучы Полина Мулеева "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә җиңүче булды. Татарстан гаиләләре фестивале "Казан-Арена" стадионында үтте. Аңарда республиканың 30 районыннан 45 гаилә катнашты. Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Хөкемдарлар җиде иҗат мәйданчыгында эшләде. Һәр салонда гаилә ничә ел бергә яшәүләре турында сөйләде. "Аквамарин" мәйданчыгында Мулеевлар гаиләсе "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә...
"Нечкәбил" гаилә бәйгесендә катнашучы Полина Мулеева "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә җиңүче булды.
Татарстан гаиләләре фестивале "Казан-Арена" стадионында үтте. Аңарда республиканың 30 районыннан 45 гаилә катнашты. Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Хөкемдарлар җиде иҗат мәйданчыгында эшләде. Һәр салонда гаилә ничә ел бергә яшәүләре турында сөйләде. "Аквамарин" мәйданчыгында Мулеевлар гаиләсе "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә беренче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез, "Нечкәбил" ана һәм гаилә гүзәллеге бәйгесе - киң күләмле социаль-мәдәни республика бәйгесе. "Нечкәбил" бәйгесендә катнашуга балалары булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гаиләләр хокуклы. Сайлап алу бәйгесендә гаиләне әни булган ханымнар тәкъдим итте.
Полина Анатольевна Иске Тимошкино авыл мәдәният йортында методист булып эшли. Тормыш иптәше Станислав Михайлович белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Гаилә тарихыннан
- Гомеремдәге иң истә калган бүләк - ул каенанам бүләк иткән алтын алка, аны ул беренче онык-кыз бала тудырган килене өчен сатып алган булган, - дип сөйли җиңүче. - Колакалкаларның алтын булуы мөһим түгел. Каенанам үзенә дус, ярдәмче булыр дип, кыз бала туасын көткән. Ул дүрт малайга гомер биргән (иң көчесе - минем ирем), ә кыз бала табу насыйп булмаган. Үсеп җитеп уллары үз гаиләләрен төзегән, аларның да озак вакыт ир балалары гына туган. Бераз соңрак безнең кызыбыз - Злата дөньяга килде. Злата - бишенче онык, барысы алар сигезәү.
Үземнең холкыма, мәнфәгатьләремә, сәләтемә һәм гомумән тормышыма анализ ясап, әби-бабаларымның кайсына охшаган икән мин, дип уйлыйм. Чамадан тыш җаваплылык хисе кайдан килде икән миңа? Ни өчен мин сәхнәне яратам? Моңа өстәп, үземнең җанпәрвар - Ватаным, авылым, гаиләм җанпәрвары икәнемне аңлыйм. Бу хисләрне миндә әти-әни генә түгел, ә инде безгә еш килүче әбиемнең әнисе Марфа Ивановна Юмартова да тәрбияләде. Ул кулында өч бала, йөрәк астында дүртенчесен йөрткәндә тормыш иптәше Иванны 1941 елда фронтка озата. Тик аннан кайтырга насыйп булмый аңа, Сталинград сугышында һәлак була. Марфа әби балаларын ялгызы үстерә, аларга лаеклы тәрбия бирә. Без бәләкәй чакта ул еш кына безгә сугыш һәм аннан соңгы елларда күргән михнәтләр хакында сөйли иде. Марфа әби безне ипинең һәм тормышның кадерен белергә өйрәтте. Ул үзенең оныгы, әнием Артамонова Татьяна Викторовнага, буыннан-буынга күчсен дип, чуаш халкы бизәкләре чигелгән сөлгеләр, кызыл балчыктан ясалган чүлмәкләрен мирас итеп калдырган. Миндә булган сәләтләр күпчелеге сугыш башланган елны Марфа әби йөрәк астында йөрткән бала булган әбием Антонина Ивановнадан да күчкән, дип уйлыйм. Ул 1941 елда дөньяга килгән. Иремнең әтисе дә Мулеевларның гаилә музеен җыйган, шул рәвешле балаларыбыз бабалары Михаил Гаврилович музеена иң еш йөрүчеләр.
Фестиваль кысаларында "Минем гаиләм" иншалар бәйгесе дә үткәрелде. Иң яхшы эшләр биографик фильмнар фондыннан авторларның гаиләләре турында фильм төзүгә сертификат белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр арасында - янә Полина Мулеева. Бәйге хөкемдарлары аның гаиләсенең мирасын, тәм-томнан сыгылып торган өстәлен югары бәяләде.
- Бәйгегә пешереп алып килер өчен тәкә суйдык, аның итеннән чуаш халкының милли ашларын әзерләдем, - дип сөйли Полина. - Туганнарыма, хезмәттәшләремә һәм район газетасы редакциясенә әзерләп биргән фотоматериал өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Без күпсанлы призлар, шул исәптән санаторийга юллама оттык. Алда финал көтә. Бәйгедә катнашучы Полинага уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев