Музыкантларны чакыралар
27 май көнне Яңа Чишмә районында "Выля, хуткупас!" чуаш милли иҗаты VII республика фестиваль-бәйгесе үткәрелә. Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты, ТРда Чуаш милли-мәдәни автономиясе һәм Яңа Чишмә районы бәйгене оештыручылар булып торалар. Чараның максаты - массакүләм чуаш халык иҗатын саклап калу һәм үстерү. Бәйгедә катнашуга аерым башкаручылар, халык...
27 май көнне Яңа Чишмә районында "Выля, хуткупас!" чуаш милли иҗаты VII республика фестиваль-бәйгесе үткәрелә.
Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты, ТРда Чуаш милли-мәдәни автономиясе һәм Яңа Чишмә районы бәйгене оештыручылар булып торалар. Чараның максаты - массакүләм чуаш халык иҗатын саклап калу һәм үстерү. Бәйгедә катнашуга аерым башкаручылар, халык уен кораллары оркестрлары (8 кешедән артмаска тиеш), баянчылар оркестрлары (8 кешедән артмаска тиеш), катнаш ансамбльләр (10 кешедән артмаска тиеш), һәм шулай ук Татарстан территориясендә яшәүче такмакчылар чакырыла. Катнашучыларның чуаш стилендә бер музыкаль әсәр башкаруы шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев