Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейга сәяхәт

Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр Инвалидлар ункөнлегендә Иске Ильдеряктә туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар тупланма сәнгать әйберләре белән таныштылар. Музей коллекциясендә чигү һәм туку эшләре үрнәкләре күп. Музей экспозициясе XVI гасыр уртасыннан алып XX гасырга кадәр төбәкнең тарихы белән таныштыра. Анда татар һәм чуаш халкының көнкүреш әйберләре, киемнәр, фотографияләр, документлар урын...

Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр Инвалидлар ункөнлегендә Иске Ильдеряктә туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Алар тупланма сәнгать әйберләре белән таныштылар. Музей коллекциясендә чигү һәм туку эшләре үрнәкләре күп. Музей экспозициясе XVI гасыр уртасыннан алып XX гасырга кадәр төбәкнең тарихы белән таныштыра. Анда татар һәм чуаш халкының көнкүреш әйберләре, киемнәр, фотографияләр, документлар урын алган. Этнографик коллекциядән XIX гасыр азагында чуаш хатын-кызлары кигән күлмәкләр, чуаш һәм татарларның тукылган сөлгеләре, XIX гасыр уртасындагы рус ашъяулыклары зур кызыксыну уята. 1800-1909 еллардагы акчалар коллекциясе дә бар.

Интернат-йортта яшәүчеләр өчен музейга сәяхәт кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев