Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мөнәҗәтләр көйләделәр

Мөнәҗәт укучылар Хәсән Туфан музеенда иҗади көч сынашуга җыелдылар.

Мөнәҗәт - ул доганы моңлы итеп укып, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү жанры. Әдәбиятта - шигырь, халык иҗатында җырлы әсәр дигәнне аңлата.

- Мөнәҗәтләр һәм бәетләрнең асылы тирән мәгънәгә ия, - дип аңлатты Аксубай туган якны өйрәнү музее мөдире Әлфия Нурхамәтова.

Мондый очрашу районда беренче тапкыр үтте. Бәйгедә район хатын-кызлары катнашты. Хатын-кызлар арасында Хәсән Туфан музеена нигез салучы Рушания Миңнеханова да бар иде. Иң яхшы мөнәҗәт укучылар грамоталар белән билгеләп үтелделәр. Болар Яңа Үзи авылыннан Тәскирә Ситдыйкова һәм Сәрмәдия Әхмәтвәлиева, Иске Кармәттән Миңнур Гөбәйдуллина һәм Сания Низаметдинова, Киләчәктә моңа охшаш укулар күркәм йолага әвереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев