Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният йортының ярты гасырлык юбилее

Узган ел Иске Кыязлы авылы халкы өчен мөһим вакыйга белән истә калды - авыл мәдәният йорты ачылуның 50 еллыгы билгеләп үтелде.

Әлеге тантанага бөтен авыл халкы җыелды, кунаклар һәм якташлар да кайтты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Марс Дәүләтшин да бар иде.

- Мәдәният йорты юбилее - авыл өчен зур билгеләнешкә ия вакыйга. Ник дигәндә, үземне белә башлаганнан бирле тормыш монда гел кайнап торды һәм хәзер дә шулай. Нинди генә чара үткәрелмәсен, анда бөтен авыл кешесе катнаша, гомумән алганда, Иске Кыязлының үзешчән артистлары авылны гына түгел, районны да таныталар. 80 нче елларда Иске Кыязлы авыл мәдәният учагының баянчылар ансамбле, район данын гына түгел, ТАССРны яклап Бөтенсоюз дәрәҗәсендәге чараларда катнашты, - дип билгеләп үтте котлау чыгышында Илшат Заһидуллин.

Вахитов исемендәге колхозның элеккеге еллардагы рәисе Исмәгыйль Хәйруллинның улы Рәхимҗан Зәйдуллин юбилей кичәсенең мактаулы кунагы булды. Нәкъ менә Исмәгыйль Заһидулла улы рәислек иткән чорда, шәхсән аның инициативасы һәм үҗәтлеге белән, районда беренчеләрдән булып Иске Кыязлыда ике катлы, типовой мәдәният йорты төзелә башлый. Ә ул гадәти кирпичтән түгел, ә киселгән таштан төзелә. Клуб 1966 елның 5 ноябрендә ачыла, ул вакытта аңа Ирек Камалов җитәкчелек итә.

Илшат Заһидуллин сәхнәгә Рәхимҗан Исмәгыйль улын чакырды һәм искекыязлылыларга күңелле хәбәр ирештерде - бүгеннән башлап Иске Кыязлы клубы Исмәгыйль Хәйруллин исемен йөртәчәк. Мәдәният учагының элмә тактасы да әзер - аны сәхнәдә үк тәкъдир иттеләр.

Мәдәният хезмәткәрләре фойеда ярты гасыр агымында аңа җитәкчелек иткән кешеләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең фоторәсемнәреннән, клуб тарихы турындагы истәлекләрдән киң күләмле күргәзмә оештырганнар.

Иске Кыязлы мәдәният йортының халык театры да, вокаль-уен кораллары ансамбле дә оешкан була. 1987 елда мәдәният йорты яңа исем ала - мәдәни-спорт комплексы. Бу, клуб мәдәни өлкәдә генә түгел, спортта да үрләр яуларга тиешлекне күзаллый. Шул уңайдан өч: Кызыл Тау, Яңа Кыязлы һәм Иске Кыязлы авыллары арасында волейбол, футбол буенча ярышлар оештырыла башлый.

Мәдәният ветераннары исеменнән Ирек Камалов чыгыш ясады. Габделбарый Әбраров һәм Резидә Юнысова җитәкчелегендә Иске Кыязлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл кешеләре, кунаклар өчен киң күләмле концерт программасы әзерләгәннәр. Алар шулай ук ветераннарга, авылдашларына, аксакалларга иң матур, иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Яңа ел алдыннан клубның юбилей тантанасы - искекыязлылылар өчен иң истә калган, иң якты вакыйгаларның берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев