Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәни ял утраучыгы

Төрле мәдәни-күңел ачу чараларында сирәк катнашырга туры килгән авыл кешесе өчен китапханә - зур билгеләнешкә ия урын. Аеруча да өченче яшь төркеме вәкилләре өчен. Савгач авыл җирлеге китапханәсендә халыкның нәкъ менә бу категориясен иң актив укучылар дип атап була. Алар китаплар укырга яраталар, классиканы да, хәзерге заман әсәрләрен дә яратып...

Төрле мәдәни-күңел ачу чараларында сирәк катнашырга туры килгән авыл кешесе өчен китапханә - зур билгеләнешкә ия урын.
Аеруча да өченче яшь төркеме вәкилләре өчен. Савгач авыл җирлеге китапханәсендә халыкның нәкъ менә бу категориясен иң актив укучылар дип атап була. Алар китаплар укырга яраталар, классиканы да, хәзерге заман әсәрләрен дә яратып укыйлар. Чуаш әдәбияты аларда аерым кызыксыну уята. Күптән түгел китапханә чуаш авторларының яңа китаплары белән тулыланды. Казандагы якташлар оешмасы вәкиле Александр Семенов озатуында бирегә Эдисон Патмар һәм башка чуаш мәдәнияте эшлеклеләре килде. Алар Чуаш милли академиясе, Чуаш Республикасы язучылар союзыннан туган телдә язылган 800дән артык китап бүләк иттеләр. Бу китаплар якын-тирәдә урнашкан авыл китапханәләренә дә бүлеп бирелде. Китапханә фондында 8000нән артык китап бар, 3000нән артыгы балалар өчен.
Пенсионерларның әдәбият белән кызыксынулары авыл китапханәсендә чаралар уздыру өчен менә дигән сәбәп булды. Монда әдәби клуб оешты. Ул озак еллар Савгач мәктәбендә, авыл мәдәният йортында, китапханәдә эшләгән педагогия, мәдәният ветераннарын бергә туплады. Пенсионерлар бергә җыелалар икән инде, аларга сөйләшер сүз дә, әңгәмә корыр тема да бар.
- Китапханәне авыл кешеләре шаяртып мәдәни ял утраучыгы дип атыйлар, - дип сөйли Савгач авыл китапханәсе методисты Наталья Сергеева. - Безнең китап укучылар проза белән дә, шигърият белән дә кызыксыналар. Аларның яратып укый торган авторлары да бихисап. Укыган китаплары буенча бергәләп фикер алышырга да яраталар. Әдәби клуб укылган материал буенча әңгәмә кору, анализ ясау урыны да бит әле.
Клубта чираттагы очрашу февральгә билгеләнгән. Темалар - бик кызыклы: шуларның берсе - ТРның атказанган Мәдәният хезмәткәре Наталья Леонтьеваның әдәби иҗаты. Наталья Сергеевнаның альбомында чуаш телендә язылган уннарча новелла, әсәр тупланган. Темалары да төрле - тормыш, хәзерге заман турында уйланулар, элеккеге еллар, авыл тарихы турында истәлекләр. Эшләр әлегә бастырылмаган булса да, зур игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев