Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Май чабуны бәйрәм иттеләр

Май чабу атнасының соңгы көнендә Аксубайда күңелле итеп кышны озатып җибәрделәр. Монда халыкны төрле күңел ачу чаралары, Май чабу бәйрәме атрибуты булган коймак көтте. Православие календарендә Май чабу бәйрәменең соңгы көне кичерү якшәмбесе булып санала, шул нисбәттән кешеләр бер-берсеннән гафу итүне сорарга тиеш. Бәйрәмгә килүчеләр кышны шаян җырлар, әйлән-бәйлән, төрле...

Май чабу атнасының соңгы көнендә Аксубайда күңелле итеп кышны озатып җибәрделәр.

Монда халыкны төрле күңел ачу чаралары, Май чабу бәйрәме атрибуты булган коймак көтте. Православие календарендә Май чабу бәйрәменең соңгы көне кичерү якшәмбесе булып санала, шул нисбәттән кешеләр бер-берсеннән гафу итүне сорарга тиеш.

Бәйрәмгә килүчеләр кышны шаян җырлар, әйлән-бәйлән, төрле уеннарда катнашып, күңелле итеп озаттылар.

- Май чабу кышның тәмамлануын символлаштыра. Бүгенге кояшлы көндә язны каршылап без алдагы көннәрне фаразлыйбыз - уңышка ышанычлы нигез салган чәчү эшләрен уңышлы үткәрергә язсын, барлык район тармаклары эшчәнлеге дә ипле, җайлы барсын иде, - дип котлады сәхнәдән район башлыгы Камил Гилманов. - Рәхәтләнеп күңел ачыгыз, уйнагыз, көлегез!

Май чабу бәйрәмендә икенче ел рәттән инде карачкы-курчак сыннарына бәйге оештырыла. Бу юлы да аксубайлылар, белем бирү учреждениеләре, оешмалар милли киемнәрдәге, озын толымлы курчакларны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә беренче урынны - "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, икенче урынны - "Хыял" балалар йорты, өченче урынны район үзәгенең 3 нче мәктәбе алды.

Районның төп мәйданы бәйрәм рухыннан гөрләп торды. Мәдәният хезмәткәрләре бөтен тырышлыкларын, осталыкларын куеп, халык күңелен ачарга тырыштылар - җырлар да яңгырады, коймак белән дә сыйладылар. Гадәттәгечә бәйрәмгә милли төсләр өстәп, сәхнәдән рус, татар, чуаш җырлары яңгырады. Бар халыкны берләштергән, бердәм иткән әйлән-бәйлән бөтен мәйданны биләде.

Кыш белән Яз уенда көчләрен сынаштылар. Күпме генә каршылык күрсәтсә дә, салкын Кыш ямьле Язга юл бирергә мәҗбүр булды. Ә Май чабу карачкысын яндыру бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев