Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Май чабу курчакларын ясадылар

Аксубай районында Май чабуны авылларда да билгеләп үттеләр. Кече Сөнчәле авылында узган бәйрәмдә халык күп җыелды. Коймаклар белән сыйладылар, халык уеннарын уйнадылар, әйлән-бәйләнгә бастылар. Кыш һәм Яз командалары арасында канат тартышып көч сынашуда ямьле Яз җиңүче булды. Гер күтәрүдә (24 кг) Анатолий Антоновка тиңнәр булмады. Кадак кагу буенча шаян бәйгедә...

Аксубай районында Май чабуны авылларда да билгеләп үттеләр.

Кече Сөнчәле авылында узган бәйрәмдә халык күп җыелды. Коймаклар белән сыйладылар, халык уеннарын уйнадылар, әйлән-бәйләнгә бастылар. Кыш һәм Яз командалары арасында канат тартышып көч сынашуда ямьле Яз җиңүче булды. Гер күтәрүдә (24 кг) Анатолий Антоновка тиңнәр булмады. Кадак кагу буенча шаян бәйгедә бәйрәмнең иң яшь катнашучысы Илья Тимохин җитезлек күрсәтте. Бәйрәм соңында җигүле атларга утырып урам әйләнделәр, Май чабу курчагын ясауда ярыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев