Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапка икенче тормыш бүләк ит

Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә укучылар, аларның әти-әниләре, Татарстанның теләгән барлык кешесе һәм шулай ук оешмалар катнаша ала. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе йомгаклары мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә...

Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды.

Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә укучылар, аларның әти-әниләре, Татарстанның теләгән барлык кешесе һәм шулай ук оешмалар катнаша ала.

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе йомгаклары мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Республика дәрәҗәсендәге бәйге нәтиҗәләре 2017 елның 28 октябрендә Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә игълан ителәчәк. Лидер мәктәпләргә, лидер сыйныфларга һәм бүләк итүчеләр арасында аерылып торучыларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Әгәр сезнең өйләрегездә яхшы торыштагы укылган китаплар, уку әсбаплары, мәктәп программасы буенча кызыклы әдәбият бар икән, сез аларны мәктәпләргә бүләк итә аласыз. Мәктәп китапханәсе әдәбиятны сезгә чиксез рәхмәт белдереп кабул итәчәк һәм сезнең китаплар укучыларга тагын бер кат шатлык бүләк итәчәк, файда китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев