Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханәләр мөһим һәм кирәк

Соңгы вакытта, интернет китапларны юкка чыгара һәм, табигый ки, китапханәләр бетерелә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма китапханәләргә йөрүчеләрнең саны кимеми, ә китаплар фонды киресенчә көннән-көн арта бара. Биредә совет чорындагы кебек тынычлык сизелми, ул гөрләп эшләп тора, уку залларында да якты, җылы. Алай гына да түгел моннан кешенең...

Соңгы вакытта, интернет китапларны юкка чыгара һәм, табигый ки, китапханәләр бетерелә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Әмма китапханәләргә йөрүчеләрнең саны кимеми, ә китаплар фонды киресенчә көннән-көн арта бара. Биредә совет чорындагы кебек тынычлык сизелми, ул гөрләп эшләп тора, уку залларында да якты, җылы. Алай гына да түгел моннан кешенең бер вакытта да өзелгәне юк - балалар, мәктәп укучылары бушлай интернетка керәләр, яңа әдәбият белән танышалар, төрле чаралар, тематик бәйрәмнәр, бай эчтәлекле күргәзмәләр йөзләгән кешене үзенә җыя, буыннарны берләштерә. Александр Гуляев исемендәге экология фестивале үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде, гаилә белән китапханәгә килеп күңелле итеп ял итәр өчен, район халкы ничә ел рәттән инде "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасын түземсезлек белән көтеп ала.

- Китапханә интеллектуаль аралашу, фикер алышу мәйданчыгы, хәзерге заман мәдәнияте үсеше белән кызыксынган кешеләрнең очрашу урыны булып үсә бара. Без, элеккеге кебек, мәгълүматлар җыю, туплау, саклау һәм баету буенча традицион рольне үтибез һәм моның өчен соңгы вакытта ирешелгән барлык техник казанышларны кулланабыз. Гомумән, кешегә мәгълүмат кирәк икән, аның нинди сыйфатта булуы мөһим түгел, бары тик ул булсын гына. Бездә бай китаплар фонды гына түгел, шулай ук гәзит-журналлар да, энциклопедик әдәбият та, видео һәм аудио фондлар да бар, - дип сөйли үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева.

Китапханәдә һәр китап укучы белән шәхси эшлиләр, өстәвенә аларның эшчәнлеге нинди дә булса формат һәм географик үткәрү урыны белән генә чикләнми. Интеллектуаллар өчен - уеннар, викториналар, иҗат кешеләре, әйтик, язучылар, шагыйрьләр һәм хәтта районның чыгарылыш укучылары өчен - очрашу кичәләре, фотографлар өчен бәйгеләр үткәрелә, яшь буын вәкилләре кулларына пумала ала, каләм белән язып карый.

Россиянең төрле почмакларыннан үзәк китапханәләр системасына төрле бәйгеләрдә катнашкан, җиңгән өчен Рәхмәт хатлары, Дипломнар, Мактау грамоталары килеп тора. Мисалга шуларның соңгысы - Калмыкиядән әлеге республиканың халык шагыйре Давид Кугультиновның туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйгедән халыкара дәрәҗәдәге бүләк килеп иреште. Авыл китапханәчеләре Рушания Ирдулова, Равия Таһирова, Татьяна Коннова һәм балалар китапханәсе коллективы Дипломнар белән бүләкләнделәр. "А.Линдгрен һәм аның яраткан геройлары" республика акциясе нәтиҗәләре буенча Равия Таһирова, Галина Харитонова, Рушания Ирдулова, Людмила Егорова һәм Аксубай балалар китапханәсе аерылып тордылар. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ел саен грант оту бәйгеләрендә катнаша һәм аларны территорияләрне төзекләндерү, төрле чаралар үткәрүдә уңышлы тормышка ашыра. Күптән түгел грант акчасына әкият геройлары курчаклары сатып алдылар - алар экофестивальне бизәп торды. Ә Китапханә көне алдыннан - тагын бер лаеклы бүләк. Аксубай балалар китапханәсе "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" Республика проектының "ТР муниципаль берәмлекләренең иң актив китапханәләр системасы" номинациясендә җиңүгә иреште һәм балалар китапханәсе өчен җиһаз комплектына сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев