Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каникуляр ял

Көзге каникул көннәрендә районда 13 мәктәп яны лагере эшләде. Көндез килеп ял итү лагерьләрендә 611 бала ял итте. Сменалар - спорт, туган якны өйрәнү һ.б. юнәлешләр буенча оештырылды. Аксубайның 1 номерлы мәктәбе каршындагы лагерьдә 80 бала үзләренең ял вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен олимпиадаларга әзерлек буенча профильле...

Көзге каникул көннәрендә районда 13 мәктәп яны лагере эшләде.
Көндез килеп ял итү лагерьләрендә 611 бала ял итте. Сменалар - спорт, туган якны өйрәнү һ.б. юнәлешләр буенча оештырылды. Аксубайның 1 номерлы мәктәбе каршындагы лагерьдә 80 бала үзләренең ял вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен олимпиадаларга әзерлек буенча профильле смена эшләде. Балалар төшкә кадәр фәннәр буенча төркемнәрдә шөгыльләнделәр. Төштән соң төрле чаралар билгеләнгән иде. Түбән сыйныф укучылары белән һәр көнне тематик чаралар, бәйгеләр, походлар оештырдылар.
- Беренче көнне безгә ЮХИДИ бүлеге вәкилләре килде, алар юлда имин йөрү кагыйдәләре хакында сөйләделәр, - диләр балалар. - Без юл билгеләрен, юлның хәрәкәт итү өлешендә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Ут кайтаргыч элементларның нәрсәгә кирәклеге хакында сөйләштек. Ә чара соңында безгә фликерлар бүләк иттеләр.
Каникул көннәрендә укучылар балалар китапханәсендә булдылар, мәктәпкә МЧС вәкилләре сәфәр кылды. Балалар белән "Күңелле стартлар", "Көз бәйрәме" үткәрделәр. Көзге лагерь эшләгән вакытта иртәнге, төшке һәм төштән соңгы ашларны үз эченә алган үзенчәлекле меню төзелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев