Истәлек ташыннан соң түгәрәк өстәлгә
Чуаш эшлеклеләре кабаттан безнең районда булып киттеләр. Чуашстан туган якны өйрәнүчеләр Союзының Татарстан бүлеге рәисе, якташыбыз Александр Семеновны һәм чуаш язучысы, шагыйрь, фольклорчы Эдисон Патмарны ипи-тоз, традицион куас белән каршы алдылар. Савруш җирендә булуның бай программасында кызыклы әңгәмәгә дә урын табылды, анда авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, китапханәчеләр Наталья Сергеева,...
Чуаш эшлеклеләре кабаттан безнең районда булып киттеләр.
Чуашстан туган якны өйрәнүчеләр Союзының Татарстан бүлеге рәисе, якташыбыз Александр Семеновны һәм чуаш язучысы, шагыйрь, фольклорчы Эдисон Патмарны ипи-тоз, традицион куас белән каршы алдылар. Савруш җирендә булуның бай программасында кызыклы әңгәмәгә дә урын табылды, анда авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, китапханәчеләр Наталья Сергеева, Татьяна Максимова, мәдәният һәм мәгариф ветераннары Наталья Леонтьева, Надежда Ипеева, Антонина Краснова, Валентина Тимофеева, Тамара Никитина һәм шулай ук актив китап укучылар аралашты. Кунаклар Савгач китапханәсендәге әдәбият фонды белән таныштылар. Алар буш кул белән килмәгәннәр - туган телдә бик күп китаплар һәм журналлар алып килгәннәр. Китапларның бер өлеше Савгач урта мәктәбенә, Урмандеево һәм Савгач авыл китапханәләренә тапшырылачак.
Күрше Урмандеево авылында онытылмаслык очрашу булды. Мәдәният йортында кунакларны "Урмандеево әбиләре" вокаль ансамбле чуаш җырлары белән каршы алды. Авыл кешеләре белән күрешү-очрашулар, аралашулардан иң якты тәэсирләр генә калды. Алар шулай ук авыл кешеләре өчен истәлекле урын булган сала читендәге болында гасырлар дәвамында яткан "Чул палак" ташы янында булдылар. Борынгы риваятьләрнең берсенә караганда аның астында Савруш батыры "Савраш паттаре" җирләнгән. Бу урынны Урмандеевода яшәүче Татьяна һәм Михаил Максимовлар тимер койма белән әйләндереп алганнар.
- Бу ташның тарихы бик борынгы, - дип ассызыкладылар чуаш эшлеклеләре. - Сез аны саклау буенча изге эш башкаргансыз. Хәзер эш кабер ташларын өйрәнүче белгечләргә йөкләнгән.
Икенче көнне Эдисон Патмай һәм Александр Семенов район китапханәсендә булдылар, түгәрәк өстәл артында чуаш авыллары китапханәчеләре коллективы белән очраштылар.
Фикер алышуның төп темасы - Аксубай районы китапханәләрен чуаш телендәге әдәбият белән тәэмин итү. Китапханәчеләрнең чуаш язучылары белән очрашуы нәтиҗәле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев