Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илнең төп Чыршысында

Дәүләт Кремль сараенда үткән илнең төп Чыршысына Россиянең төрле төбәкләреннән 6000нән артык бала җыелды. Чыршыга төрле фәннәр буенча олимпиадалар һәм бәйгеләр җиңүчеләре, балалар йорты һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм республиканың 7 муниципаль районыннан 35 бала барды. Алар исәбендә Аксубайның "Хыял" балалар йорты...

Дәүләт Кремль сараенда үткән илнең төп Чыршысына Россиянең төрле төбәкләреннән 6000нән артык бала җыелды.

Чыршыга төрле фәннәр буенча олимпиадалар һәм бәйгеләр җиңүчеләре, балалар йорты һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм республиканың 7 муниципаль районыннан 35 бала барды. Алар исәбендә Аксубайның "Хыял" балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә бар. Бәйрәм яраткан рус әкиятләренең төп геройлары катнашында һәм яхшылыкның начарлыкны җинүен дәлилләүче "Лукоморьега яңа ел сәяхәте" музыкаль спектакль белән тәмамланды, Күргәннәрдән исләре китеп һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр алып, балалар кире районга кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев