Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иконалар күргәзмәсе

Аксубай музеенда инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Наталья Кузьминаның "Күңелем нуры" күргәзмәсе ачылды. Наташа шикелле үзенчәлекле кешеләрнең башкалар кебек үк көчле рухлы булуларын дәлилләү өчен эшләнде ул. Алар да яши, тормышка шатлана, аның белән хозурлана һәм яхшы кәефләрен башкалар белән дә бүлешә алалар. - Мин рәсем ясарга үзлегемнән өйрәндем. Миңа табигатьне ак...

Аксубай музеенда инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Наталья Кузьминаның "Күңелем нуры" күргәзмәсе ачылды.

Наташа шикелле үзенчәлекле кешеләрнең башкалар кебек үк көчле рухлы булуларын дәлилләү өчен эшләнде ул. Алар да яши, тормышка шатлана, аның белән хозурлана һәм яхшы кәефләрен башкалар белән дә бүлешә алалар.

- Мин рәсем ясарга үзлегемнән өйрәндем. Миңа табигатьне ак биткә төшерү ошый, ләкин иконалар ясауны күбрәк яратам, - дип бүлеште Наталья.

Күргәзмәдә иконалар төшерелгән рәсемнәр күп. Рәссам кызга иконалар ясауга Аксубай православие мәхәлләсе протоиерее Александр Качаев хәер-фатихасын бирде, күргәзмә ачылу шатлыгын уртаклашырга да килде һәм картиналар авторына җылы сүзләрен җиткерде.

Күргәзмә ачылу тантанасына Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек тә килгән иде. Барысы да рәссамга иҗади үсеш теләделәр.

22 яшьлек Наташа Иске Савруш авылында яши. Рәсем сәнгатеннән кала ул бәйләү һәм сәйлән белән дә эш итә. Кузьминнарның күп балалы гаиләсендә 5 бала, Наташа - олы бала булганга әнисе Светлана Сергеевнаның төп ярдәмчесе. Ул гаиләсенә рәхәтләнеп булыша һәм энесе Леонидта да рәсем ясау сәләте ачылганга ихластан куана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев