Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ике сәгатьтә – “Җир тирәли сәяхәт“

Аксубай халкы бистә үзәгендә як-якларына карап, әле бер, әле икенче якка йөгергән үсмерләр һәм яшьләр төркемен гаҗәпләнеп күзәттеләр. Алар аерым урыннарда туктап калып, шау-гөр килеп нәрсәгәдер ачыклык керттеләр, көлештеләр. Диләрә Сәлихова җитәкчелегендәге Аксубай китапханәсенең инициатив төркеме тарафыннан оештырылган квест-уен менә шул була инде. Аксубай китапханәсе укучылары һәм аның кунакларыннан торган...

Аксубай халкы бистә үзәгендә як-якларына карап, әле бер, әле икенче якка йөгергән үсмерләр һәм яшьләр төркемен гаҗәпләнеп күзәттеләр. Алар аерым урыннарда туктап калып, шау-гөр килеп нәрсәгәдер ачыклык керттеләр, көлештеләр. Диләрә Сәлихова җитәкчелегендәге Аксубай китапханәсенең инициатив төркеме тарафыннан оештырылган квест-уен менә шул була инде.

Аксубай китапханәсе укучылары һәм аның кунакларыннан торган яшьләр төркеме ике сәгать эчендә "Җир тирәли сәяхәт" кылдылар.
Яшь аксубайлылар иң кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар арасында квест- уенны аеруча үз итәләр. Ул бик кызыклы, шуның өстенә катнашучылардан гыйлемлелек таләп итә (әгәр алар азрак икән, алдан билгеләнгән тема буенча белемнәрне арттырып була), шулай ук игътибарлы булу, җәһәт хәрәкәтләнү һәм тиз фикерләү дә мөһим. Бу юлы җиде команда җыелды. "Тукталыштан тукталышка" алар башваткыч биремнәр чиштеләр. Һәр "тукталыш" - билгеле бер илне, мисалга, Һиндстан, Сингапур, Япония һ.б.ны тәшкил итте. Әмма анда барып эләккәнче катнашучылар билгеләр буенча Аксубай үзәгендә урнашу ноктасын табарга тиеш иделәр. Мисалга, чираттагы этапта командага урак һәм чүкеч билгеләрен күрсәттеләр - димәк, бу совет чоры дигән сүз. Ә Аксубайда бу чор белән нәрсә бәйләнгән? Җавап: дөнья пролетариаты юлбашчысы булган Ленин һәйкәле (бу бик тиз генә башка килми әле). Әлеге тематика буенча сораулар бирүче куратор аларны шул "тукталышта" көтеп торды: ул аларга география, зоология һ.б. темалар буенча сораулар бирде. Билге буенча "тукталышны" тиз генә әйтеп бирә алмадылар икән, аларның моңа өстәмә вакытлары сарыф ителде. "Тукталышларда" кураторлар биргән сораулар төрле иде: Һиндстан фильмнарында көрәш сюжетын күрсәтүдән алып, акробатик трюкларга кадәр. Чөнки нәтиҗәләр ясаганда дөрес җаваплар һәм биремнәрнең төгәл чишелеше генә түгел, ә вакыт та исәпкә алына.
Җиде команда да биремнәрне чиште. Аларның берсе хәтта халыкара дәрәҗәдә иде һәм аның составында Кытайдан килгән иптәш уйнады. "Җир тирәли сәяхәт" итүнең күңеленә хуш килүе күренеп тора иде. Ул шатланды, елмайды, истәлеккә фотога төшергә дә онытмады.
Абруйлы хөкемдарлар нәтиҗә дә ясады. Бүләкләр бөтен командаларга да эләкте, ләкин Аксубай җирлекара китапханәсеннән диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булганчы, катнашучылар тагын бер бирем чиштеләр - монысы тамашачыларны җәлеп итә һәм артистлык осталыгын күрсәтә белүгә бәйле булды. Уенда катнашучылар өчен бу бирем дә кыенлык тудырмады. Ник дигәндә, йомгаклау очрашуы узган Балалар китапханәсендә алкышлар һәм шат авазлар тынмады.
- Без икенче ел инде бу квестта рәхәтләнеп катнашабыз, - диделәр кызлар. - Әйтеп бетергесез кызыклы чара. Мәктәпкә укырга барганнан соң сагынып искә алырдай һәм сыйныфташларга сөйләрдәй истәлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев