Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Хәтер вахтасы" башланды

11 апрель - Халыкара тоткыннарны фашист концлагерьләреннән азат итү көнендә Аксубайда "Хәтер вахтасы" патриотик акция старт алды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы Бөек Җиңүнең 72 еллыгы хөрмәтенә почетлы сакта торуны оештырды. Төп мәйданда район һәм техникум җитәкчелеге катнашында тантаналы митинг оештырылды. - Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрвакыт 9 майга кадәр үк...

11 апрель - Халыкара тоткыннарны фашист концлагерьләреннән азат итү көнендә Аксубайда "Хәтер вахтасы" патриотик акция старт алды.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы Бөек Җиңүнең 72 еллыгы хөрмәтенә почетлы сакта торуны оештырды. Төп мәйданда район һәм техникум җитәкчелеге катнашында тантаналы митинг оештырылды.

- Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрвакыт 9 майга кадәр үк башлана, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Районнан 10 меңнән артык кеше фронтка киткән. 5700 якташыбыз туган нигезенә әйләнеп кайтмаган. Почетлы сакта тору - ул сугыш кырында ятып калган һәм Җиңү белән кайтканнарга дан җырлау. Аксубай техникумы быел игелекле почетлы сакта тору миссиясенә беренче булып кереште. Бу гамәл АТУТның производствода да, җәмәгать эшләрендә дә лидер булуын тагын бер кат дәлилли.

Почетлы сак-2017гә беренче булып Артем Кабанов һәм Роза Кадыйрова басты. Мәңгелек ут янында аларны Иван Милькин белән Регина Романова алмаштырды. Техникумның укуда алдынгы укучылары Җиңү көненә кадәр Мәңгелек ут янында почетлы сакта торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев