“Гыйбадәте исламия“ китабы буенча бәйгедә җиңү яуладылар
Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, 2016 елның октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килде. Билгеле булганча, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел "Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" дип игълан ителгән иде. Менә шуның кысаларында Әбү Хәнифә мәзһәбенең әһәмияте, аның мирасы, байлыгы белән...
Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, 2016 елның октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килде.
Билгеле булганча, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел "Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" дип игълан ителгән иде. Менә шуның кысаларында Әбү Хәнифә мәзһәбенең әһәмияте, аның мирасы, байлыгы белән таныштыручы күп кенә чаралар үтте. Шундый чараларның берсе - Әхмәтһади Максудиның (1868-1941) "Гыйбадәте исламия" китабы буенча балалар арасындагы бәйге узган елның 24 декабрендә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә үтте. Әлеге бәйгенең төп максаты яшьләргә рухи-әхлаки тәрбия бирү, ислам нигезләре буенча белемнәрен арттыру. Без, Яңа Ибрай авылы мәдрәсәсе җитәкчесе Йосыф Мортазин, мәдрәсә шәкертләре Илһам Сөләйманов, Камил Сәлахов, Резидә Гелметдинова, мөгаллим Вилдан хәзрәт Сөләйманов, мөгаллимәләр Рузалия Ибәтуллина Һәм Гүзәлия Латыйпова әлеге бәйгедә булып кайттык. Бәйгедә катнашучыларга Гыйбадәте Исламия китабыннан алынган 45 сорауга 100 процент дәрәҗәдә дөрес итеп җавап бирү бурычы йөкләнде. Яңа Ибрай авылы балалары әлеге чарада, республика районнарыннан җыелган күпсанлы шәкертләрне уздырып, өчесе дә җиңүчеләр арасында булдылар. Җиңүчеләрнең барысына да Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатлары тапшырылды, Коръән китаплары, хәдисләр һәм вәгазьләр яздырылган дисклар бүләк ителде. Шуның өстенә Яңа Ибрай мәдрәсәсе җитәкчесе үз исеменнән балаларга акчалата призлар да бирде.
Мин мәдрәсә җитәкчесе буларак, балаларны ислам дине нигезләренә өйрәткән мәдрәсә мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләренә, шулай ук үзләренең балаларын һәрдаим хуплаган, аларга һәрьяклап ярдәм кулы сузарга тырышкан әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә ярдәме, шәкертләрнең үҗәтлеге, укытучыларның тырышлыгы белән яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп итсен. Балаларыбызга дини тәрбияне сүзләребез, вәгазьләребез белән генә түгел, ә шәхси үрнәк белән дә бирергә кирәк. Аларның күңелләрендә Аллаһка карата мәхәббәт тәрбияләсәк, бары тик хәләл ризыклар белән генә үстерсәк, сабыйларыбызның киләчәге өчен борчылмаска да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев