Гасырлар кайтавазы: Аксубайда гаилә традицияләре фестивале узды
Район мәдәният йортында Татарстан Республикасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Әлеге фестивальне ел саен Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра. Аның максаты – гаилә институтын ныгыту, гаилә багланышларын үстерү һәм иң яхшы традицияләрне саклау. Бәйге өч этаптан тора: муниципаль, зональ һәм республика.
Муниципаль этапта Иске Татар Адәмсуы авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе һәм Чуаш Енорускиносы авылыннан Еремеевлар гаиләсе катнашты.
Программа күргәзмәләрне, шәҗәрәләрне, кул эшләнмәләрен, милли ризыкларны тәкъдир итүләрне, нәсел турында сөйләүне һәм сәхнәдә концерт номерларын үз эченә алды.

Республика бәйгесенең жюри әгъзалары һәр экспозицияне җентекләп карадылар, катнашучылар белән аралаштылар, гаилә традицияләренең, мәдәниятнең һәм мирасның байлыгын бәяләделәр. Алар милли ризыклардан авыз иттеләр, аларны әзерләү серләрен һәм ни өчен бу рецептлар гаиләләрдә буыннардан-буыннарга тапшырылуы турында белделәр. Өстәлләр бәлешләрдән, баурсак, чәкчәк, кабартма, пәрәмәч, коймак, чуаш милли ризыкларыннан сыгылып торды, шулай ук хуш исле чәйләр дә тәкъдим ителде.

Катнашучыларның үз гаиләләре турында бәян итүләре күңелләргә үтеп керерлек һәм дулкынландыргыч булды. Алар ата-бабаларын горурланып искә алдылар, туганнарының бүгенге көндәге вакыйгалары турында сөйләделәр һәм аларның төрле өлкәләрдәге казанышлары белән уртаклаштылар.
Чараның икенче этабы мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Катнашучылар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: ата-бабалары гасырлар буена җырлаган татар һәм чуаш халык җырларын башкардылар. Катнашучылар, тамашачыларга, жюри әгъзаларына онытылмаслык күңелле минутлар бүләк итеп, гасырлар төпкеленнән килгән халык көйләренең рухын оста итеп тапшыра алдылар.
Көчле алкышлар астында нәтиҗәләр игълан ителде. Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте.
– «Гасырлар кайтавазы»нда катнашып, без халыкның тарихын һәм мәдәниятен күрсәтәбез, иң яхшы гаилә традицияләрен раслыйбыз. Һәр кеше өчен бу бик мөһим роль уйный, – дип билгеләп үтте ул.
– Гаилә традицияләрен саклавыгыз, аларга сак каравыгыз, буыннар арасында ныклы элемтә тотып, балаларны дөрес тәрбияләвегез аеруча мөһим, – дип ассызыкладылар республика жюри әгъзалары.

Бәйге йомгаклары буенча Еремеевлар гаиләсе җиңүче булды – алар 50 мең сум һәм беренче урын өчен Диплом алды. Жюри икенче урынны Фәйзуллиннар гаиләсенә бирде. Алар 40 мең сумлык призга һәм призер дипломына лаек булды.
Гаиләләрне катлаулы зональ этап көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев