Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Гаилә китапханәсендә әхлаклылык һәм толерантлык турында сөйләштеләр

Аксубай Гаилә китапханәсендә Халыкара толерантлык көненә багышланган «Әхлаклылык турында сөйләшик» дигән тематик чара узды.

Китапханә хезмәткәре яшь кунакларны бу халыкара көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм хәзерге заманда әхлак принципларының әһәмиятен аңлатты.

Чарада катнашучылар, милләтенә, диненә, яшенә һәм социаль статусына карамастан, тирә-юньдәгеләргә карата үзара хөрмәт, түземлек һәм игелекле мөнәсәбәт кебек мөһим сыйфатларны актив тикшерделәр.

Очрашу кысаларында, узара ярдәм һәм кешелеклелекнең кыйммәте ачык күрсәтелгән рус классик һәм хәзерге заман әдәбияты әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Фото китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев