Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль Аксубайда өченче тапкыр үтте

Аксубайда III "Уяну" экология фестивале үтте. Аны якташыбыз - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә үткәрәләр. Быел исә Аксубайның үзәк (балалар) паркында колач җәйде һәм 500 дән артык баланы берләштерде. Бу ничек булды соң Фестиваль үткәрү идеясен Аксубай китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева өч ел элек - "РИТЭК"...

Аксубайда III "Уяну" экология фестивале үтте.

Аны якташыбыз - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә үткәрәләр. Быел исә Аксубайның үзәк (балалар) паркында колач җәйде һәм 500 дән артык баланы берләштерде.

Бу ничек булды соң

Фестиваль үткәрү идеясен Аксубай китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева өч ел элек - "РИТЭК" компаниясеннән чираттагы социаль проектлар бәйгесен игълан иткәндә тәкъдим итте. Китапханәчеләр грантны язып кына калмадылар, ул Аксубай районы брендына әверелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, үзәк китапханәләр системасы соңгы берничә ел агымында нефть компаниясе һәм Мәдәният министрлыгы линияләре буенча грантлар иясе булды һәм экология программасы буенча эшли.

Фестиваль дә, китапханә каршындагы мәйданчык та һәр ел саен үзгәрә бара, быел биредә урман аланын хәтерләткән "табигать кочагында" Урман йорты пәйда булды. Гомумән алганда, быел китапханә каршындагы мәйданчык гөлбакчаны хәтерләтә, бала-чагаларга рәхәтләнеп фотосессия үткәрергә дә була.

Беренче затлар да, урман җәнлекләре дә...

Июньнең 20нче числоларында үткәрелгән Аксубайның экология фестивале статусы аның район чикләреннән еракларга таралуы хакында сөйли. Ел саен анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнаша. Быел мактаулы кунаклар арасында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимаги оешмасы Политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе, ТРның беренче урман хуҗалыгы министрының оныгы Александр Гуляев, аерым сакланган табигать территорияләре буенча баш белгеч Илнур Хәкимов, традицион культураны үстерү Үзәге белгече Рита Дедюлина бар иде.

Паркка ял итәргә гаиләләре, балалары, оныклары белән килделәр, хәтта пенсионерлар да килгән иде. Фестивальне оештыручылар - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район Мәдәният йорты фестивальне әкияти-танып белү алымында үткәрергә тырыштылар. Иртән иртүк паркта экологик палатка-мәйданчыклар урнашты (монда кул астында булган эко-материаллардан әйберләр ясарга, рәсем ясарга өйрәнергә, походка ничек җыену хакында белергә, якташ-рәссамнарның иҗат эшләре белән танышырга һәм агачка уеп рәсем төшерүдә үзеңне сынап карарга була иде), әкият геройлары (китапханәләр системасы буенча алынган грант) балалар арасында йөрделәр. Ә сәхнәдә балаларның яраткан мультфильм геройлары Маша һәм аның дусты Аю, урман җәнлекләре һәм планетаны төрле чүп-чар белән пычратырга омтылган һәм балаларны эко-тәртипсезлеккә өйрәткән явыз карчык Шапокляк урын биләде. Әмма ул ниятен тормышка ашыра алмады, чөнки Аксубай балалары табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбиясе алып үсәләр, аларны моңа мәктәпләрдә генә өйрәтмиләр, ә китапханәләрдә дә җәй буена, үзеңне паркларда, скверларда, елга буйларында һәм урманнарда ничек тотарга кирәклегенә төшендереп, эко-чаралар үтә.

Фестиваль турында рәхмәт сүзләре

Район башлыгы фестиваль катнашучыларын сәламләп, экология фестивале елдан-ел күләмлерәк була бара һәм ул якташыбыз Александр Гуляевны искә алуга чакырылган, дип билгеләп үтте.

- Экология - ул чиста һава, чиста су, сәламәт ризык. Табигатьнең матурлыгын саклау, басу-кырларга, урманнарга зыян салмау - һәр кешенең изге бурычы. Хәзер каникул вакыты - сез, балалар, табигатьне тагын да матуррак итәргә ярдәм итә аласыз - без үз тарафыбыздан районны ямьләндерәбез, агач-куаклар утыртабыз, чәчәк түтәлләре ясыйбыз, сез дә үзегезнең әти-әниләрегез белән бергә чәчәк түтәлләрен тәрбияләп, урамнарны, территорияләрне, чишмәләрне чиста тотып, табигатькә сакчыл карап, үз өлешегезне кертә аласыз. Мондый фестивальләрне минемчә һәр районда үткәрергә кирәк - экологик тәрбия - ул һәр районның, шәһәрнең, республиканың һәм илнең иминлек нигезе, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Һәм Аксубайда Гуляев исемендәге сквер булдыру проекты бар, аны төзүгә беренче акча средстволары күчкәнлеген дә әйтеп үтте. Икенче елга фестиваль үткәрү урыны даими билгеләнәчәк, дип тә өстәде.

Фестиваль ачылу белән балаларны Рита Дедюлина котлады.

"Бердәм РОссия" ВПП ТРО сәяси совет секретаре, "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте лидерлары Фәридә Мөхаммәтшина һәм Алсу Тарханова ТР Дәүләт Советы рәисеннән изге теләкләр җиткереп, экология һәм табигатьне саклау тармагында идеяләр һәм проектларны алга сөрү - оешманың иң төп юнәлешләреннән берсе, дип ассызыкладылар.

Кунаклар - бүләкләр белән

Кунаклар районга буш кул белән килмәгәннәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Идел-Кама территориаль идарә җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов һәм район башлыгы Камил Гилманов үз территорияләрендә тәртип салу буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң яхшыларга һәм әлеге эштә актив катнашучыларга - "Эко-яз - 2017" бәйгесе җиңүчеләре - җитештерү предприятиесе җитәкчесе Иван Шугаевка, 2 нче мәктәп директоры Энҗе Туктаровага, Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы директоры Ольга Копаневага, Сөнчәледән Калуковлар гаиләсенә грамоталар тапшырдылар.

Аксубай муниципаль районының баш лесничие Рөстәм Гатин лесничество исеменнән яшь буынга экологик тәрбия бирүдәге хезмәттәшлекләре өчен Аксубай үзәк китапханәсе коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

Үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева җавап чыгышында кунакларга - Мәдәният министрлыгына, "Татарстан - Яңа гасыр" оешмасына фестивальдә катнашканнары өчен, аны үткәрүдә ярдәм иткән өчен Урман хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт белдерде.

- Өч ел элек Урман хуҗалыгы министрлыгы безгә утырту материаллары сатып алуга сертификат биргән иде, аңардан без бүгенге көнгә кадәр уңышлы файдаланабыз - без бүген мәктәп яны лагерьләре катнашучыларына өченче эко-фестиваль истәлеге итеп зәңгәр чыршы үсентеләре бирәбез, - дип фикерләре белән уртаклашты Ирина Анатольевна. - Фестивальне хуплаган өчен "РИТЭК" компаниясе генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка зур рәхмәт.

Кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга тематик-экологик мәйданчыкларны карап үтү тәкъдим ителде. Ә сәхнәне балалар яулап алды - мәктәп яны лагерьләренең һәркайсы табигатьне һәм туган як чисталыгын ничек саклау буенча экологик номер әзерләгән. Китапханә тарафыннан ел әйләнәсе үткәрелгән экологик бәйгеләрдә җиңү яулаучыларны да бүләкләделәр. Теләүчеләр табигый материаллардан ясалган кул эшләрен карадылар, бер сүз белән әйткәндә, паркта рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм куаклар утырту белән тәмамланды. Министрлык вәкилләре район башлыгы һәм фестивальне оештыручылар белән балалар сәнгать мәктәбе территориясендә фестивальнең исемен йөрткән Александр Гуляев истәлегенә ике төп зәңгәр чыршы утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев