Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Үзәк мәйданда гаиләләре, балалары белән диңгез флоты формасына киенгән йөзләгән ир-ат җыелды. Александр Безруков исемендәге Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры музыка яңгыратты. Команда бирелгәннән соң диңгезчеләр сафка тезелеп бастылар. Быелгысы ел - алар өчен аерым үзенчәлекле. Алар мәйданга күркәм гадәт буенча гына түгел, ә истәлекле вакыйга - Хәрби диңгез...

Үзәк мәйданда гаиләләре, балалары белән диңгез флоты формасына киенгән йөзләгән ир-ат җыелды.

Александр Безруков исемендәге Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры музыка яңгыратты. Команда бирелгәннән соң диңгезчеләр сафка тезелеп бастылар. Быелгысы ел - алар өчен аерым үзенчәлекле. Алар мәйданга күркәм гадәт буенча гына түгел, ә истәлекле вакыйга - Хәрби диңгез Флотында хезмәт иткән якташларыбызга багышланган монументны ачу уңаеннан да җыелдылар.

Бүген безнең районнан өч егет диңгез чикләрен саклап хезмәт итә. Болар - Североморскта хезмәт итүче Яңа Аксубайдан Петр Ильдуганов, Калининградта хезмәт итүче аксубайлы Динар Хәлилов, Заря поселогыннан Константин Львов Севастопольдә Кара диңгез Флотында хезмәт итә.

- Россия - көчле дәүләт, аны Флот куәтле итә, - дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Сезнең һәркайсыгыз, Хәрби диңгез Флотында хезмәт итеп, аның куәтен ныгытуга үзегездән өлеш керткәнсез.

Район җитәкчесе "ТРның Диңгез җыены" Аксубай бүлеге җитәкчесе Николай Прончатовка, бүлек советы әгъзалары Флен Зәйнуллинга, Виталий Третьякка, Николай Скворцовка, Евгений Новичковка, Анатолий Скворцовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Аксубай мәчете имам-мөхтәсибенең гомуми эшләр буенча урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин да элеккеге диңгезчеләр һәм подполковникларны бәйрәмнәре белән ихластан тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

- Диңгезчеләр һәрвакытта да Кораллы Көчләрнең элитасы булып тордылар, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Үзәк Хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов. - Бөек Ватан сугышы вакытында да алар фашистларны җиңүдә әһәмиятле роль уйнадылар. Сез - диңгезчеләр туганлыгы тарихын дәвам итүчеләр.

Тантана гаеплеләрен ТР Диңгезчеләр җыены вәкиле, икенче ранг капитаны Рөстәм Курмашев бәйрәм белән тәбрикләде. Хәрби диңгез флоты йолаларын хуплаганнары һәм диңгезчеләр хөрмәтенә обелиск ачу уңаеннан ул район башлыгы Камил Гилмановка, Флен Зәйнуллинга, Николай Скворцовка, Олег Ярмушкинга, Виктор Степановка, Александр Крайновка, Василий Воронинга Мактау грамоталары тапшырды. Хәрби Диңгез флоты бәйрәменә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашканнары өчен "Татмедиа" АҖ филиалы район гәзите мөхәррире урынбасары Людмила Жаренова, мәдәният бүлеге вәкилләре - Ольга Копанева, Надежда Мишина, Оксана Ильмухина, Татьяна Григорьева да шулай ук Мактау кәгазьләренә лаек булдылар.

Диңгезчеләр җыены филиалы рәисе Николай Прончатов диңгезчеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул монументны булдыруда катнашкан кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитирий Палаткин котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Хәрби диңгез флоты көне хөрмәтенә тантаналы төстә әләм күтәрелде. Яңа обелискның ал тасмасын кисү һәм аның өстендәге япманы салдыру дулкынландыргыч мизгелләрнең берсенә әверелде. Йөзләгән кеше күз алдында диңгез флоты символы һәм таштан коелган чын якорь пәйда булды. Бәйрәмдә катнашучылар обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар. Мәйданга музыка сибелде, мәдәният хезмәткәрләре диңгезчеләргә онытылмаслык концерт программасы бүләк иттеләр. Алар АТУТтан "флотча" макарон белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев