Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Державинны укыдылар

Г.Р. Державин поэзиясен укучыларның Республика конкурсы финалыннан яшь аксубайлылар кыйммәтле призлар алып кайттылар. Ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге язучылар Берлегендә үтте. Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында конкурс инде өченче тапкыр уздырыла, ул Г.Р. Державинның әдәби мирасын популярлаштыруга һәм аеруча да яшь укучылар арасында шигырь укуның абруен һәм гомумкешелек кыйммәтләренең билгеләнешен үстерүгә...

Г.Р. Державин поэзиясен укучыларның Республика конкурсы финалыннан яшь аксубайлылар кыйммәтле призлар алып кайттылар.

Ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге язучылар Берлегендә үтте. Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында конкурс инде өченче тапкыр уздырыла, ул Г.Р. Державинның әдәби мирасын популярлаштыруга һәм аеруча да яшь укучылар арасында шигырь укуның абруен һәм гомумкешелек кыйммәтләренең билгеләнешен үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурска 300 дән артык гариза тапшырылды. Конкурс финалына 34 катнашучы чакырылды. Иске Мокшино мәктәбеннән Айназ Сөләйманова икенче урынны алды, Аксубайның 3 нче мәктәбе укучысы Ангелина Шашина - 3 урында. Татарстан Республикасының язучылар Берлегеннән һәм Мәдәният министрлыгыннан Мактау грамотасы белән бәйгенең иң яшь катнашучысы - Кәкре Күл мәктәбе укучысы Анна Башатова бүләкләнде.

Фото: beznenmiras.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев