Болгарлар нәселе турында
Җирле туган якны өйрәнүче-әдип Виктор Симаковның "Монда болгар нәселен дәвам итүчеләр яши" дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Басма Мәрәҗән авылы тарихына багышланган. Автор Идел Болгары чорыннан алып хәзергесе вакытка кадәр бу җирлек тарихы турында бәян итә. Әдип, тарихчы-тикшеренүчеләр мәгълүматларына таянып, тарих битләрен ачкан. Совет чоры аерым урын били -...
Җирле туган якны өйрәнүче-әдип Виктор Симаковның "Монда болгар нәселен дәвам итүчеләр яши" дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде.
Басма Мәрәҗән авылы тарихына багышланган. Автор Идел Болгары чорыннан алып хәзергесе вакытка кадәр бу җирлек тарихы турында бәян итә. Әдип, тарихчы-тикшеренүчеләр мәгълүматларына таянып, тарих битләрен ачкан. Совет чоры аерым урын били - монда авыл кешеләре, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында язмалар күп. Китапта Бөек Ватан сугышында яу кырларында ятып калган якташларыбызның, Бөек Җиңүне якынайту өчен бөтен көчләрен куйган кешеләрнең исем-фамилияләре дә урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев