Бәхетне – һәр йортка
Рушания Низамованың "Бәхет" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкта - романтик һәм пейзажлы лирика һәм элегия, Габдулла Тукай һәм Хәсән Туфан кебек олуг язучылар иҗатына соклану хисләре белән сугарылган шигырьләр урын алган. "Аның шигырьләре - багышлаулар, котлаулар, күзәтүләр, үгет-нәсихәтләр һәм балалар дөньясы. Алар үзләренчә кызыклы, үзләренчә беркатлы, үзләренчә матур,...
Рушания Низамованың "Бәхет" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Җыентыкта - романтик һәм пейзажлы лирика һәм элегия, Габдулла Тукай һәм Хәсән Туфан кебек олуг язучылар иҗатына соклану хисләре белән сугарылган шигырьләр урын алган. "Аның шигырьләре - багышлаулар, котлаулар, күзәтүләр, үгет-нәсихәтләр һәм балалар дөньясы. Алар үзләренчә кызыклы, үзләренчә беркатлы, үзләренчә матур, үзләренчә ихлас... Үзләренчә булгач, әйбәт бит инде!" - дип яза Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Китап 500 данәдә бастырылды. Рушания Минабетдин кызы китапханәләргә 100 җыентыгын бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев