Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безгә еллар куркыныч түгел

30 ноябрь көнне Аксубайның Мәдәният йортында өлкән кешеләрнең "Безгә еллар куркыныч түгел" иҗади фестивале үтә. Бу турыда тулырак без оештыручыларның берсе - районның ветераннар советы рәисе Галина Бобкованың сөйләвен үтендек. - Бездә сәләтле кешеләр күп. Әлеге иҗади чараны оештырып, без өлкән кешеләргә тормыштан тәм табып, сөенеп яшәр өчен үзләренең интеллектуаль...

30 ноябрь көнне Аксубайның Мәдәният йортында өлкән кешеләрнең "Безгә еллар куркыныч түгел" иҗади фестивале үтә.

Бу турыда тулырак без оештыручыларның берсе - районның ветераннар советы рәисе Галина Бобкованың сөйләвен үтендек.

- Бездә сәләтле кешеләр күп. Әлеге иҗади чараны оештырып, без өлкән кешеләргә тормыштан тәм табып, сөенеп яшәр өчен үзләренең интеллектуаль һәм иҗади потенциалларын куллану, талантлылар эше, чыгышлары белән хозурлану мөмкинлеге бирергә телибез. Пенсиягә чык- каннан соң һәр кеше үзен җәмгыять өчен кирәкле итеп хис итәргә тиеш. Шундый конкурсларда катнашу кешеләргә үзләренең сәләтләрен гамәлгә ашырырга, кызыклы һәм тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итәчәк. Катнашучыларның яше: хатын-кызлар - 55, ир-атлар 60 яшьтән.

- Галина Павловна, бу фестивальнең нинди аерым номинацияләре бар?

- Сәхнә иҗатында коллективлар һәм шәхси чыгышлар түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: җыр, бию сәнгате, төрле уен коралларында уйнау (баян, гармун, курай, балалайка), сәнгатьле уку. Оста куллы кешеләргә - декоратив-кулланма сәнгать (чигү, бәйләү, кисәк тукымалардан тегү, агачка уеп рәсем төшерү, декоратив уенчыклар, макроме һ.б.).

- Фестиваль-конкурста катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Моның өчен бары тик районның Мәдәният йортына 30 ноябрьгә кадәр үзешчән сәнгать номерын яки декоратив-кулланма сәнгать төрен күрсәтеп гариза тапшырырга гына кирәк.

Хөрмәтле тармак ветераннары! Конкурс программасында катнашып, үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтегез һәм чыгышларыгыз белән халыкны шатландырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев