Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без дә анда булдык, самавырдан чәй эчтек

Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафонны үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы белән тәмамлады. Әмма китапханәчеләр барысын да самавырдан чәй эчеп, коймаклардан, хуш исле балдан һәм тәм-томнардан авыз итәргә генә чакырмадылар. ә сәхнәдән эскәмияләргә кадәр мәйданны "яулап алдылар". Фестивальне оештыручылар - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм аларның партнерлары - районның Мәдәният йорты,...

Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафонны үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы белән тәмамлады.

Әмма китапханәчеләр барысын да самавырдан чәй эчеп, коймаклардан, хуш исле балдан һәм тәм-томнардан авыз итәргә генә чакырмадылар. ә сәхнәдән эскәмияләргә кадәр мәйданны "яулап алдылар". Фестивальне оештыручылар - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм аларның партнерлары - районның Мәдәният йорты, һәрвакыттагыча концерт программасы гына оештырып калмыйча, тамашачыларга экопалаткалар һәм бай күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Паркка ял итәргә районның барлык 3 мәктәбе укучылары, балалары белән гаиләләр, оныклары белән әби-бабайлар килде. Парк тиз арада бала-чага белән тулды. Үзәктә 40тан артык самавырлар урын алды - район халкы аларны күргәзмәгә алып килгәннәр, ә 1870 елда ясалган герблы иске самавырны Камил Һәм Асия Гилмановлар гаиләсе алып килгән.
Көз байлыкларыннан кулдан ясалган әйберләр дә бар иде монда - бу исә күп сандагы чәчәкләр белән кәрзиннәр генә түгел, ә кабактан һәм башка табигый материалдан ясалган әйберләр иде. Өстәвенә аларның күбесе кошлар һәм җанварлар фигурасын гәүдәләндерде. Чараларда аксубайлыларның күбесе катнашуга теләк белдерде, ләкин Юлия Һәм Александр Башкировларның гаиләсе барысын да таң калдырды - алар барысыннан да күбрәк әзерләнгән иде - коймаклар да пешергәннәр, кайнатмаларның төрле төрләрен дә әзерләгәннәр, башка тәм-томнарның да исәбе юк. "Буратино" балалар бакчасы да үзләренең экопалаткасын җәйделәр һәм яшелчәләр һәм табигый материаллардан ясалган "шедеврлар"ны тәкъдим итеп көзнең бөтен матурлыгын чагылдырдылар.
Китапханәчеләр чараны оештыруда үзләре дә күп көч куйганнар - санаулы сәгатьләр эчендә парк үзгәрде: парк периметрлары буенча һәр кеше күңеленә якын булган шөгыль табардай экопалаткалар урнаштырылган, күз алмаслык экомарафон чараларыннан фотолар - фотокүргәзмә эленгән. Монда кул астында булган материаллардан кулдан ясалган әйберләрне ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрелде, матур итеп рәсем ясарга өйрәттеләр, көзге кайнатмаларны тәкъдим иттеләр - тозлаганнары да, телеңне йотардай татлылары да бар иде, коймаклар һәм печеньелар белән фито-чай да халыкны үзенә җәлеп итте. Һәр палаткада өстәмә китаплар күргәзмәсе ясалган, бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде, теләүчеләргә "тәмле" рецептлар тараттылар һәм "самавырлы" вакыйгалар сөйләделәр.
- Китапханәләр системасы хезмәткәрләре фантазиясенә һәм баш китапханәче Ирина Анатольевна Телешеваның идеяләренә таң каласың, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Алар иге-чиге булмаган бәйгеләрдә катнашалар, грантлар оталар, бәйгеләр һәм чаралар оештыралар һәм яңадан-яңа катнашучыларны һәм партнерларны җәлеп итәләр.
Бу елны экологик марафон чикләрен киңәйтте - ул "РИТЭК" компаниясеннән һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан алган грантлардан старт алып районның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы чишмә һәм чәчәк түтәлләре бәйгеләренә нәтиҗәләр ясап төгәлләнде. Проектны тормышка ашыру вакытында марафон кысаларында уннарча чаралар үткәрелде, үзәк китапханә территориясе төзекләндерелде, фигуралар сатып алынды, экологик чараларны үстерү һәм бүләкләү өчен - бәйгеләр катнашучыларына һәм партнерларга утырту материалы бүләк ителде.
Район башлыгы китапханәләр системасына Дипломнар һәм Аксубайның унивесаль технологияләр техникумына, Аксубайның 2 һәм 3 мәктәпләренә, Карасу, Кәкре Күл һәм Иске Ильдеряк, Сөнчәле, Трудолюбово авыл җирлекләренә иң яхшы чәчәк түтәлләре өчен туя агачы үсентеләре бүләк итте. Районның иң яхшы чишмәләре өчен Беловка, Иске Тимошкино, Иске Үзи, Урмандеево авыл җирлекләре башлыклары һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бүләкләнде.
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите, "Буратино" балалар бакчасы, Мәдәният йорты, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова китапханәләр системасы белән хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт сүзләренә һәм туя агачы үсентеләренә лаек булдылар. Иң яхшы экологик чаралар үткәргән авыл китапханәләрен дә билгеләп үттеләр, иң яхшы чәчәк бәйләме авторларын, титуллы самавыр ияләрен бүләкләделәр.
Чараны оештыруның күләменә һәм әзерлек дәрәҗәсенә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Шамиль Яһудин да бәя бирде һәм "баш китапханәченең һәм аның командасының илһамлануы һәм уңышка омтылышы барлык мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарга сәләтле", дип билгеләп үтте.
- Безнең идеяләрне тормышка ашыруга ярдәм иткән барысына да без бик рәхмәтле, - дип белдерде бәйрәмне тәмамлап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева. - Экологик марафон - проект кына түгел. Табигатьнең матурлыгын саклау, кырларга, урманнарга зыян китермәү кешенең үзеннән тора. Без үсеп килүче буынга моны - агачлар һәм чәчәкләр утыртып, территорияләрне, чишмәләрне чиста тотып, табигатькә сак карап үз мисалыбызда күрсәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев