Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баянчылар республиканы яулады

Наилә Крайнова җитәкчелегендәге район Мәдәният йортының сәнгать бүлегенә йөрүчеләр өчен декабрь ае чараларга бай һәм нәтиҗәле булды. Укучылар Никита Семенов, Дарина Маланчева һәм Ильяс Исмәгыйлев Россиянең алдынгы аккордеончысы Сергей Осокин алып барган Владимир Спиваковның Академия фонды мастер-классында уңышлы чыгыш ясадылар. Казанда үткән "ТатARS-тан" Республика бәйгесендә яшь баянчы Ильяс Исмәгыйлев III...

Наилә Крайнова җитәкчелегендәге район Мәдәният йортының сәнгать бүлегенә йөрүчеләр өчен декабрь ае чараларга бай һәм нәтиҗәле булды.

Укучылар Никита Семенов, Дарина Маланчева һәм Ильяс Исмәгыйлев Россиянең алдынгы аккордеончысы Сергей Осокин алып барган Владимир Спиваковның Академия фонды мастер-классында уңышлы чыгыш ясадылар. Казанда үткән "ТатARS-тан" Республика бәйгесендә яшь баянчы Ильяс Исмәгыйлев III дәрәҗә лауреат, Дарина Маланчева, Илшат Яруллин, Никита Семенов - дипломантлар һәм Иван Кудрявцев бәйге катнашучысы булдылар. Түбән Камада үткән "Иҗат шәһәре" Төбәк бәйгесендә Илшат Яруллин беренче урынны яулап, лауреат, Дарина Маланчева һәм Йосыф Рафиков 2 урыннарны яулап, лауреат һәм Иван Кудрявцев 3 урынга чыгып, лауреат булдылар. Шул ук бәйгедә Наилә Крайновада дәресләр алучы - яшь пианисткалар Маша Кудрявцева 3 урында лауреат булды, Аня Миронкина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

- Бәйгеләргә әзерләнү бик авыр - тулысынча шуңа гына бирелергә кирәк. Анда катнашу да җиңелләрдән түгел, чөнки республика бәйгеләренә иң-иңнәрне генә алып баралар. Ләкин җиңүләр шуңа кадерле дә, - дип сөйли педагог Наилә Крайнова. - Балалар алга таба да яңа үрләр яулар дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев