Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш“ фестивале: яңа сезон

Татарстан ветераннары арасында "Балкыш" үзешчән башкаручыларның "Безгә еллар киртә түгел" район бәйгесе үтте.

Әлеге иҗади фестиваль өлкән яшьтәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Күпләргә ул лаеклы ялга чыккан кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә. Буш вакытның чикле булмавы пенсионерларга үзләрен иҗатта, шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә.

Шул рәвешле соңгы еллар агымында пенсионерлар арасында яңа "йолдызлар" пәйда булды: сәхнәгә биючеләр, җырчылар, вокаль төркемнәр, тармак ветераннары ансамбльләре менде. Яңа сезон да бәйгегә районнан барлык сәләтле кешеләрне җыйды. Чыгышларны гармунчы Евгений Копонев ачып җибәрде. Тамашачылар аның чыгышын һәм хатыны Руфина Петровна белән башкарган дуэтны алкышларга күмделәр. Яңартылган составта чыгыш ясаган "Завалинка" да бәйгегә килүчеләрне таң калдырды (Николай Башатов ансамбльдә яңа кеше).

Конкурсантлар сәхнәдә берсен-берсе алмаштырып, талантларын күрсәттеләр: татар, рус, чуаш телләрендә җырлар башкардылар. Валентин Наумов җырлары, "Уяв" ансамбле, Иске Тимошкинодан Валерий Литтаның чыгышы йөрәккә май булып ятты. Яңаибрайлы Вильдан Хәмитовның курай моңы, гармунчы Әсхат Лотфуллин, солист Йосып Мортазин үзләренең талантлары белән тамашачылар күңелен яуладылар. "Вдохновение" төркеме, Сөнчәледән Лидия Нураева һәм Леонид Воркунов - күптән инде сәхнә осталары булып саналалар. Бу юлы да алар үзләренең вокал номерлары белән халыкка шатлык бүләк иттеләр.

Александр Евграфов шигырь сөйләгәндә - зал тынып калды, тамашачылар аны йотлыгып тыңладылар һәм шигырь юлларын күңелләргә үтеп керерлек итеп укыганы өчен көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук Зоя Кондрашова, Мюдтан Галина Макаренков, Яңа Аксубайдан "Шанчак", Беловкадан "Деревенька", Чуаш Енорускиносыннан вокал төркемнәре, "Урмандеево әбиләре" фольклор төркеме, Савруштан Тамара Шиворова, аксубайлы Михаил Рязанов, Кече Сөнчәледән Зоя Захарова чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Төрле концерт номерларыннан торган программа үтә дә кызыклы, бай һәм истә калырлык килеп чыкты.

- Ветераннар оешмасы эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе - өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка тарту, - дип сөйли район ветераннары Советы рәисе Галина Бобкова. - Фестиваль бәйгесе бүгенге пенсионерларның - спортка, иҗатка битараф түгеллеген, тулы канлы, мавыктыргыч тормыш белән яшәргә теләгән кешеләр булуын тагын бер кат исбатлый. Бу ихластан шатландыра.

Шул ук вакытта татар авылларыннан катнашкан үзешчәннәргә дә игътибар итәсе килә: район сәхнәсендә татар телендәге чыгышлар әз. Ә бит районда үз милләте мәдәниятен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырлык талантлы кешеләр җитәрлек. Тагын бер мөһим момент, коллективлар, ялгыз башкаручылар үзләренең репертуарларын яңартсыннар, төрлеләндерсеннәр иде. Ә тамашачылар исә, әлбәттә инде, безнең ветераннарның чыгышларын түземсезлек белән көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев