Балаларга тамаша бүләк иттеләр
Дмитрий Самаренкин җитәкчелегендә Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе балаларга үзенчәлекле бүләк ясады. Каникуллар вакытында ЧММАсе Михаил Сеспель исемендәге Чуашстан яшь тамашачы театры "Ваняның каникуллары" балалар спектаклен күрсәтте. Түләүсез спектакльләрне Татарстанның 5 районында тәкъдим иттеләр. Спектакльне Аксубайның яшь тамашачылары да карады. Спектакльнең эчтәлеге - гыйбрәтле. "Ваняның каникуллары"нда әбисенә җәйге каникулларда ял...
Дмитрий Самаренкин җитәкчелегендә Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе балаларга үзенчәлекле бүләк ясады.
Каникуллар вакытында ЧММАсе Михаил Сеспель исемендәге Чуашстан яшь тамашачы театры "Ваняның каникуллары" балалар спектаклен күрсәтте. Түләүсез спектакльләрне Татарстанның 5 районында тәкъдим иттеләр. Спектакльне Аксубайның яшь тамашачылары да карады. Спектакльнең эчтәлеге - гыйбрәтле. "Ваняның каникуллары"нда әбисенә җәйге каникулларда ял итәргә кайткан малай белән маҗаралы вакыйгалар була. Авыл - шәһәр түгел, әти-әниләр дә янда юк: әби белән чупа-чупс, поп-корн һәм кока-кола ише әйберләрне җиңел генә алып булмый... Аңа бакчада да булышырга кирәк. Шуңа өстәп, Ваняның "дошманнары" пәйда була. Герой бу хәлләрдән чыгу юлын тапкан арада, Ипи, Сөт, Бәрәңге һәм Колорадо кыңгызы катнашында кызыклы хәлләр була. Спектакль балаларга гына түгел, әти-әниләргә һәм шулай ук әби-бабайларга да кызыклы булды. Тамаша барышында балалар аерым чуаш сүзләре һәм җөмләләре белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев