Аксубайлылар – кинода
Безнең район кешеләре абруйлы фестиваль сынын алган фильм төшерүдә катнаштылар. "Бөек халык тарихы" документаль фильмы болгарлар, бөек һәм алга киткән дәүләтнең барлыкка килү тарихын тасвирлый. Фильм Михаил Юхмачның: "Тарих - ул халык өчен юл күрсәтүче йолдыз. Үз ата-бабаларының бай тарихын белгән кеше, барлык кыенлыкларны да җиңәргә үзендә көч таба, батыр,...
Безнең район кешеләре абруйлы фестиваль сынын алган фильм төшерүдә катнаштылар.
"Бөек халык тарихы" документаль фильмы болгарлар, бөек һәм алга киткән дәүләтнең барлыкка килү тарихын тасвирлый. Фильм Михаил Юхмачның: "Тарих - ул халык өчен юл күрсәтүче йолдыз. Үз ата-бабаларының бай тарихын белгән кеше, барлык кыенлыкларны да җиңәргә үзендә көч таба, батыр, уяу була һәм теләсә нинди көрәштә дә өстен чыга", - дигән сүзләре белән башланып китә. Ул иң яхшы сценарий һәм иң яхшы документаль фильм өчен "Асам" кинофестивале сынына лаек булды. Документаль фильмда безнең район кешеләре дә катнашты. Савгач мәктәбе укытучысы Александр Музилеев, туган якны өйрәнүче Ирина Степанова һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин. Алар болгарларның безнең төбәктә яшәүләрен дәлилләгән тарихи истәлекләр, зур яулар турында сөйләделәр, болгар исемнәренең, авыл атамаларының яңгырашын чагылдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев