Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайлылар – икенче урында

Әлмәт шәһәрендә халык уен кораллары оркестрларының республика бәйгесе узды. Атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкләгән Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе ансамбле бәйгедә икенче урынны яулады. Яшь музыкантлар чыгышы таләпчән жюри әгъзаларының күңелләренә хуш килде. Оркестр Биберган ариясен, Е.Дербенконың рус җырын һәм Лявониха белорус бию көен башкарды (оркестр өчен В. Лосюгин эшкәртүендә)....

Әлмәт шәһәрендә халык уен кораллары оркестрларының республика бәйгесе узды.

Атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкләгән Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе ансамбле бәйгедә икенче урынны яулады. Яшь музыкантлар чыгышы таләпчән жюри әгъзаларының күңелләренә хуш килде. Оркестр Биберган ариясен, Е.Дербенконың рус җырын һәм Лявониха белорус бию көен башкарды (оркестр өчен В. Лосюгин эшкәртүендә). Оркестр составында балалайка, думбра, баян, флейта, фортепиано төркемнәре бар иде - барлыгы 26 кеше. Уңышка алар һәр көнне сәгатьләр буена репетицияләр ясап ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев