Яңа ел төне аксубайлыларга бик күп сюрпризлар алып килде.
Кич белән районның төп мәйданында яңа ел җырлары яңгырый башлады, шашлык исе борыннарны кытыклады. Кичке сәгать алтыдан соң район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән "Кышкы могҗиза" яңа ел тамашасы башланды. Әкият персонажлары халыкны төрле уеннарга җәлеп иттеләр, яраткан артистлар башкаруындагы җырлар кәефне...
Яңа ел төне аксубайлыларга бик күп сюрпризлар алып килде.
Кич белән районның төп мәйданында яңа ел җырлары яңгырый башлады, шашлык исе борыннарны кытыклады. Кичке сәгать алтыдан соң район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән "Кышкы могҗиза" яңа ел тамашасы башланды. Әкият персонажлары халыкны төрле уеннарга җәлеп иттеләр, яраткан артистлар башкаруындагы җырлар кәефне тагын да күтәрде.
Яңа ел тамашасын карарга җыелган кешеләрне Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов котлады.
- Тагын бер ел үтеп китте. Ул безнең өчен икътисади үзгәртеп корулар, һәр тармакта яңа проектларны гамәлгә ашыру елы булды. Авырлыкларга карамастан, без күп казанышларга ирештек. Аксубай күз алдында үзгәрә, ямьләнә. Яңа аяк баскан - 2018 ел нинди булыр - күбесенчә безнең үзебезгә бәйле. Үз көчеңә ышану, энтузиазм, җаваплылык барлык планнарны да тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Хөрмәтле аксубайлылар һәм кунаклар, сезнең барыгызга да уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим, - дигән теләкләрен яңгыратты район бшлыгы Камил Камал улы.
Оешма һәм предприятиеләр дә Яңа елга яхшы әзерләнделәр. Үз территорияләрен кардан һәм боздан ясалган сыннар белән бизәделәр, төнге яктырткычлар, фонарьлар белән аерылып тордылар. Яңа елга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров белдергәнчә, быел призерларны ачыклау җиңел булмады, чөнки бизәлеш дәрәҗәсе күзгә күренеп үскән. Әмма, теләсә кайсы бәйгегә хас булганча, иң-иңнәр билгеләнгән.
Шулай итеп, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында Аксубай универсаль технологияләр техникумына беренче урын бирелде. Икенче урынны юл участогы алды, өченче урын "Яшьлек" спорт комплексына бирелде. Гомуми белем бирү оешмалары арасында беренче урында - Аксубайның 3нче мәктәбе, икенче урында - Кәкре Күл төп мәктәбе, өченчедә - Балалар сәнгать мәктәбе. Авыл җирлекләре арасында - Иске Кармәт, Урмандеево, Кәкре Күл авыл җирлекләре - призерлар. Клублар һәм авыл мәдәният йортлары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнгән: Сидул-Ерыклы клубы - беренче, Беловка авыл мәдәният йорты - икенче, Мәдәният бүлеге - өченче. Район үзәгенең ДЮСШ, Савгач төп мәктәбе һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге иң яхшы боз шугалагы һәм хоккей тартмасы ясау буенча танылдылар.
Оешмалар ел саен үзәк чыршы тирәсен кар сыннары белән бизиләр. Бу категориядә Аксубай 3нче мәктәбе, Аксубай 1нче мәктәбе һәм гомумүсеш тибындагы "Буратино" балалар бакчасы иң яхшылар дип танылдылар.
Оешма җитәкчеләрен төп чыршы янында бүләкләделәр. Күңел ачулар дәвам итте. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр.
Кичке 21:00 сәгатьтә Аксубай күгендә, балаларга һәм олыларга сөенеч өләшеп, төрле төстәге салют утлары атылды.
Нет комментариев