Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда Мәүлед бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бу атна ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтеннән мәртәбәле кунакларның, Кама аръягы зонасы имам-мөхтәсибләренең, Ильяс Халиковның "Мөнбәр" театраль төркеменең килүе белән истәлекле булды.

Дин әһелләре һәм район җитәкчелеге районда дин тормышына һәм район мөхтәсибәте эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Ә район мәдәният йортында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)туган көненә багышланган тантаналы чара үтте. Ул күркәм йола буенча Изге Коръән сүрәләрен укып дога кылудан башланды. Мәүлед - ислам динендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Менә инде өченче ел рәттән ул безнең районда киң күләмдә истә калырлык итеп билгеләп үтелә.

Район мөселманнарын бәйрәм белән котларга ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Аюпов, Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Лаеш районнары имам-мөхтәсибләре килде.

Мәртәбәле кунакларны ТР МДНнең Көньяк төбәге казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

- Бүген бөек, якты бәйрәмебез - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көне. Бу зур билгеләнешкә ия. Ул безгә гаиләдә үзеңне ничек тоту, балаларны ничек тәрбияләү, өлкән буынга карата мөнәсәбәтләр хакында бик күп киңәш-фатихаларын калдырган. Бар галәмгә Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм мәүлед кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк, - дип чакырды Равил хәзрәт.

Район башлыгы Камил Гилманов та мөселманнарга үзенең котлауларын җиткерде. Ул район мөхтәсибләренә яшь буынга тәрбия бирүдә, конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгытуда куйган изге эш-гамәлләре өчен рәхмәтен җиткерде.

ТР ДМН мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аксубайлыларны республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Мәүлед бәйрәме белән тәбрикләде.

Ул үзенең вәгазендә бәйрәмнең һәр мөселман кешесе өчен зур билгеләнешкә ия булуын ассызыклады. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора, дип тә өстәде.

- Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) барлык мөселманнар өчен дә югары әхлак сыйфатлары өлгесе. Менә шуның өчен дә Мәүлед ул безнең йөрәкләрдә ышанычны ныгытучы да, - дип ассызыклады Рөстәм хәзрәт. Пәйгамбәрнең туган көне бәйрәм ителгән айда гыйбадәт йортлары халык белән тула, бигрәк тә балалар һәм яшьләр төрле чараларда катнашалар, ә ул аларны дөньяда барган барлык тискәре гамәлләрдән саклый.

ТР МДНның Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Аюпов үз чыгышында Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә бөтен республика буенча күркәм, тәрбияви чаралар үткәрелүен ассызыклады. Татарстанда төрле милләт халкы бердәм булып, бер гаилә булып яши. Нинди дин тотуларына, гореф-гадәтләренең төрле булуына карамастан бер-берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булып, республикабызның чәчәк атуы өчен тырышып хезмәт куялар алар. Бәйрәмнәрдә ислам дине әһелләре дә, православие динен тотучылар да катнаша.

Тантаналы өлештән соң Ильяс Халиков һәм аның җитәкчелегендәге "Мөнбәр" төркеме башкаруындагы үтемле чыгышлардан торган театральләштерелгән концерт күрсәтелде, яхшылыкка һәм изгелеккә өндәгән вәгазьләр яңгырады.

Бәйрәм соңында кунаклар һәм дин әһелләре мәчеттә бәйрәм намазына җыелдылар. Аннары соң очрашу Аксубай универсаль технологияләр техникумында авыл мәчетләре имамнары, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев