Аксубайда Җир көне
22 апрель - Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелде. Бу бәйрәм ООН генераль Ассамблеясы тарафыннан 1971 елда кабул ителә һәм ул безнең уртак йортыбыз - Җиргә карата сакчыл караш уятуга чакырылган. Бу планета, Җирдә яшәүче барлык халыклар, табигать алдында җаваплылык көне. Шуңа күрә тәрбиячеләр дә балалар игътибарын Җирнең экологик системасының...
22 апрель - Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелде. Бу бәйрәм ООН генераль Ассамблеясы тарафыннан 1971 елда кабул ителә һәм ул безнең уртак йортыбыз - Җиргә карата сакчыл караш уятуга чакырылган.
Бу планета, Җирдә яшәүче барлык халыклар, табигать алдында җаваплылык көне. Шуңа күрә тәрбиячеләр дә балалар игътибарын Җирнең экологик системасының нәфислегенә юнәлтергә теләделәр. Район үзәгендә урнашкан "Салават күпере" балалар бакчасында Язгы мәрхәмәтлелек атнасына туры китереп һәм бу көнгә багышлап "Гүзәл Җир" концерт программасы тәкъдим ителде. Балалар үзенчәлекле хореографик чыгышлар белән сөендерделәр - "Бөҗәкләр", "Бал кортлары", "Кошлар" йөзләрдә елмаю уятты, табигатькә һәм аны саклауга багышланган җырлар яңгырады, сценкалар куелды. Әзерлек төркеменә йөрүче Ксюша Захаркина укыган шигырь концертның чын бизәге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев