Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда – беренче май

Кояшлы 1 май иртәсендә үзәк мәйданда музыка яңгырап торды. Бирегә бала-чагалар, аларның әти-әниләре җыелды. Мәктәп укучылары шунда ук төсле акбурлар белән эшкә керештеләр. Балалар асфальтта үзләре теләгән рәсемнәрне ясадылар. Үтеп баручылар яшь рәссамнарның иҗатлары белән кызыксынып таныштылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова балаларга рәсемнәре өчен рәхмәт әйтеп,...

Кояшлы 1 май иртәсендә үзәк мәйданда музыка яңгырап торды. Бирегә бала-чагалар, аларның әти-әниләре җыелды.

Мәктәп укучылары шунда ук төсле акбурлар белән эшкә керештеләр. Балалар асфальтта үзләре теләгән рәсемнәрне ясадылар. Үтеп баручылар яшь рәссамнарның иҗатлары белән кызыксынып таныштылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова балаларга рәсемнәре өчен рәхмәт әйтеп, призлар өләште.

Көндәлек эшләрне оныттырып, сәхнәдән ритмлы бию көйләре агылды. Төрле яшьтәге балалар катнашында күрсәтелгән флешмоб күңелләрдә соклану уятты.

Яз һәм хезмәт бәйрәме кич белән дә дәвам итте. Мәйдан халык белән тулды.

Үзешчән сәнгать осталары башкаруындагы җырларны тыңлау күңелле иде. Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

- Беренче май - иҗади хезмәт бәйрәме, - дип билгеләп үтте ул. - Күрәсездер соңгы елларда халыкның тормышын яхшырту өчен күпме эшләр башкарылды, ничәмә-ничә чакрым юллар салынды, социаль билгеләнештәге объектлар сафка басты. Без барыбыз да районның чәчәк атуы өчен тырышлык куябыз. Агымдагы елга да безнең планнарыбыз зур, аларны бергәләп тормышка ашырачакбыз!

Үзешчәннәр бер-бер артлы матур чыгышларын бүләк иттеләр, халык рәхәтләнеп күңел ачты. Концерт программасыннан соң бәйрәмне ачык һавада дискотека дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев