Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай – Нурлат: мәдәни элемтә

Аксубай һәм Нурлат районнары арасында капма-каршы концерт программалары ике күрше районның мәдәни тормышында күркәм гадәткә әверелде. Аксубайның үзешчән артистлары күптән түгел Нурлат районының Каравыл тавы авылында концерт белән булдылар. Бәйрәм программасы иң якты номерларны гына үз эченә алды. Тамашачылар Алим Идиатуллин, Тимур Крайнов, Илхат Фәизов, Татьяна Григорьева, Оксана Ильмухина, Валентина...

Аксубай һәм Нурлат районнары арасында капма-каршы концерт программалары ике күрше районның мәдәни тормышында күркәм гадәткә әверелде.

Аксубайның үзешчән артистлары күптән түгел Нурлат районының Каравыл тавы авылында концерт белән булдылар. Бәйрәм программасы иң якты номерларны гына үз эченә алды. Тамашачылар Алим Идиатуллин, Тимур Крайнов, Илхат Фәизов, Татьяна Григорьева, Оксана Ильмухина, Валентина Чудакова, Елена Охотникова, Екатерина Наумова, Зоя Захарова, "Кояш балалары" фольклор коллективы, Эдуард Ильин, Надежда Мишина чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Программаны алып барган Наталья Егорова залда утыручылар белән "бер дулкында" булды. Күз явын алырлык костюмнар, вокалчыларның осталыгы концертның үтә дә уңышлы килеп чыгуында үз ролен уйнады. Нурлат артистлары 19 июль көнне Яңа Үзи авылы халкын җавап концерты белән сөендерәчәк.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев