Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай егете легендар Россия Армиясе хорында җырлый

Аксубайдан Денис Хан-Баба Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбленең яңа составына керде. 25 декабрьдә Сочида ТУ-154 очкычы һәлакәткә очрады - 64 кеше, ансамбль хоры составының яртысы диярлек һәлак булды. Гыйнвар аенда вакантлы урыннарга бәйге игълан ителде. Хор һәм балет солистлары, артистлары вазифаларына гариза тапшыручы ике меңнән артык...

Аксубайдан Денис Хан-Баба Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбленең яңа составына керде.

25 декабрьдә Сочида ТУ-154 очкычы һәлакәткә очрады - 64 кеше, ансамбль хоры составының яртысы диярлек һәлак булды. Гыйнвар аенда вакантлы урыннарга бәйге игълан ителде. Хор һәм балет солистлары, артистлары вазифаларына гариза тапшыручы ике меңнән артык конкурсант арасында безнең якташыбыз да бар иде. Сынаулар үтелде. 16 февральдә ансамбль яңа составта Россия армиясе театры сәхнәсендә беренче концерт бирде.

Денисның фамилиясе аксубайлыларның күпчелегенә таныш. Кайчандыр ул сәнгать мәктәбенең иң сәләтле балаларының берсе буларак, республика, Бөтенроссия бәйгеләрендә район данын яклап чыгышлар ясады. Денис үзе сөйләгәнчә, аның "хезмәт юлы" дөньяга килеп, 10 яшенә кадәр яшәгән Яр Чаллы балалар бакчасыннан ук башлана.

- Минем әти-әнием - гади эшчеләр. Ләкин мин бала чагымнан ук музыканы яраттым, балалар бакчасында утренникларда чыгыш ясый идем. Гаиләбездә бөтенесе дә җырга гашыйк, яраткан әбием дә җырлый иде, әнием - Минаҗева Физалия Минехан кызының да моңы бар, - дип сөйли Денис. - Кызганыч, язмыш аларга җыр белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү мөмкинлеге бирмәгән. 1997 елда Аксубайга күчеп кайткач, җыр укытучысы мине беренче дәрестән соң ук кулымнан тотып музыка мәктәбенә алып килде. Мин укытучы Зәйнәп Фатыйх кызы Сәлиховада шөгыльләндем. Минем иҗат юлын сайлавымда аның роле зур дип саныйм - ул мине күрше төбәкләргә бәйгеләргә хәзерләде, җиңүләргә дә ирештем, призер дипломнары да алдым, бер үк вакытта район чараларында да катнаштым.

2004 елда Денис Хан-Баба кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Әлмәт музыка училищесы талибе була. Укытучы Клара Тимер кызы Хәкимовада белем ала, аның җиңел кулы һәм вокал дәресләрен профессиональ дәрәҗәдә алып баруы сәбәпле, абруйлы бәйгеләрдә җиңүләр яулый, Татарстанның нефть башкаласында барган барлык мәдәни чараларда да катнаша.

Училищены тәмамлаганнан соң, Денис Казан дәүләт консерваториясенә документларын тапшыра. Конкурс зур була - документлар тапшырган 70 кешенең яртысы урта музыкаль белемле. Көньяк-көнбатыш төбәктән булган 15 кеше (төбәккә нәкь менә шул кадәр урын бирелә) арасында ул да була. Алга китеп шуны әйтәсе килә, 2013 елда консерваторияне курстан бары тик 8 кеше генә тәмамлый.

- Язмыш миңа карата рәхимле булды, - ди Денис. - Мөгаллим, доцент Эдуард Моисеевич Туманскийда белем алып, икенче курстан ук параллель рәвештә Миләүшә Әмир кызы Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хорында эшли башладым. Монда 7 ел эшләдем, солист дәрәҗәсенә күтәрелеп, Татарстанның беренче җитәкчеләре өчен чараларда һәм концертларда чыгыш ясадым.

Һәм менә иҗатта кабаттан яңа баскыч. Шул ук вакытта Татарстанда яшь композиторларның "Ак бүре", "Кара пулат" кебек яңа опералары языла һәм Денис Хан-Баба катнашында Казан һәм башка күп кенә шәһәрләр сәхнәләрендә куела. Бераз соңрак Казанның опера театрында аны тыңлап карыйлар, биредә ул чакырылган солист буларак эшли башлый һәм акрынлап сола партияләрен башкаручы хор артисты вазифасына күчә.

- Коточкыч фаҗигадән соң, ММЧта Александров исемендәге оркестр составының яңартылуы турындагы мәгълүматка тап булдым, видео-материаллар белән үзем турындагы белешмәне юлладым һәм 2500 кеше арасыннан бәйгенең беренче турын уздым. Бу көтелмәгән вакыйга булды. Мине легендар Александров Ансамбле бинасында ябык режимда үткән тыңлауларга чакырдылар. Операдан ике арияне башкарып, хорның солисты һәм артисты булдым. Хәзерге вакытта шунда эшлим. Әлбәттә инде, мондый бүләккә Ходай Тәгаләнең ярдәме, якыннарымның һәм игелекле кешеләрнең булышлыгы, үземнең талантым, үҗәтлегем белән ирештем дип уйлыйм, - дип үз фикерләре белән бүлеште Денис.

Ике тапкыр Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле Академиясе солисты һәм артисты Денис Хан-Баба - Татарстаннан бердәнбер кеше. Әти-әнисенең, укытучыларның горурлыгы ул, Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына өлге булырлык талант иясе. Сәләт тырыш хезмәт белән табыла, дип юкка гына әйтмиләр. Бу сүзләр, вакытының бер генә минутын да бушка үткәрмичә, үз алдына куйган максатка ирешү өчен бөтен көчен куйган Дениска төп-төгәл туры килә. Бүген дә ул, легендар ансамбльнең һәлак булган артистларының лаеклы алмашчысы булу өчен, хордагы талантлы өлкән иптәшләреннән тәҗрибә туплавын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев