Аксубайларча «Төрле төстәге мәзәкләр»
Мәдәният учреждениеләрендә балалар фольклор коллективларының «Төрле төстәге мәзәкләр-2026» VI район фестиваль-бәйгесе узды.
Россиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы кысаларында киң колачлы чара оештырылды. Бер ай дәвамында коллективлар ата-бабаларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белүдә ярыштылар. Фестиваль сигез җирлектә узды. Иҗади бәйгедә 22 фольклор коллективы – 200гә якын бала катнашты.
Матур милли костюмнар кигән балалар җырладылар, биеделәр, халык уеннарын һәм күңел ачу тамашаларын тәкъдим иттеләр. Алар ата-бабаларның гореф-гадәтләрен белүләрен һәм милли үзенчәлекләрен ачык күрсәттеләр. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен бәйге чын һөнәри осталык имтиханы булды – һәм алар аны уңышлы тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев