Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубайдан яшь җырчы кызлар «Сандугач-Соловей» Халыкара бәйгесе лауреатлары булдылар

Вокал бүлегендә тәрбияләнүче кызлар Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева җитәкчелегендәге «Сандугач-Соловей» XIII халыкара вокал бәйгесендә районны лаеклы тәкъдим иттеләр.

«Эстрада җырлавы» номинациясендә (вокал-соло) катнашучылар берьюлы берничә бүләк яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Беренче дәрәҗә лауреат булып Камилә Равзутдинова танылды. Шундый ук зур исемгә Камилә Мингалиева лаек булды. Җиңүчеләрнең икесен дә укытучы Зәйнәп Салихова әзерләгән.

Укытучысы Айгөл Краснова җитәкчелегендә Агата Кулакова икенче дәрәҗә лауреат дип танылды.

Фото балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев