Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай сәнгать мәктәбендә Раилә Гариповадан хореография буенча осталык дәресе узды

Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә онытылмаслык иҗади очрашу булды.

Яшь талантларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова килде.

Хореограф белән җанлы аралашу балаларга зур сәнгать дөньясына кагылырга уникаль мөмкинлек бирде.

Осталык дәресе бер сулышта узды. Раилә Мөхәммәтхан кызының уңай кәефе, акыллы үгет-нәсихәтләре һәм профессиональ киңәшләре балалар өчен бию дәресе генә түгел, ә көчле илһам чыганагы да булды. Останың һәр хәрәкәте, һәр киңәше балаларга гадәти әйберләргә яңача карарга ярдәм итте һәм аларны яңа иҗади казанышлар өчен энергия белән тәэмин итте.

Фото балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев