Аксубай сәнгать мәктәбе укучысы La Primavera оркестры белән «Звёзды из Завтра-2026» гала-концертында чыгыш ясады
Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы София Колесникова маэстро Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Чара яшь музыкантларга ярдәм итүнең «Звёзды из Завтра-2026» республика иҗади программасы җиңүчеләренең һәм призерларының гала-концерты кысаларында узды. София бу чыгышка үзенең укытучысы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Сруртдинова җитәкчелегендә әзерләнде.
Фото балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев