Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай – Димитровград: Сабан туен бергәләп бәйрәм иттеләр

Аксубай районы делегациясе Димитровград шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештыруда катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге делегация составында сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район спортчылары бар иде. Алар мәдәни һәм спорт программаларында катнаштылар – тантананы ачыграк һәм матуррак итәргә ярдәм иттеләр.

Быелгы 23 нче уртак сабан бәйрәме меңнән артык кешене җыйды. Иртән коеп яңгыр яуды, аннары кояш кыздырды, ә Сабан туе бәйрәме буласы мәйданга кешеләр агылды да, агылды. Бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне саклап узды. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Чәчү эшләренең тәмамлануын гәүдәләндергән әлеге бәйрәмдә катнашуыбызга без чиксез шат, – дип билгеләп үтте ул. – Димитровград һәм Аксубай – бер-берсенә ярдәм итәргә һәм үзара хезмәттәшлек итәргә әзер булган игелекле дуслар.

Район җитәкчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия төбәкләрендә Сабан туе – 2025 катнашучыларына һәм кунакларына юлланган тәбрикләү хатын ирештерде.

Алмаз Мингулов көчле алкышлар астында шәһәр җитәкчелегенә истәлекле бүләк һәм шулай ук төрле тармаклар эшчеләренә рухи –әхлакый кыйммәтләрне саклауны пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шәһәр хакимияте җитәкчеләре, үз чиратларында Сабан туен оештырудагы ярдәм өчен Аксубайга тирән рәхмәтен белдерделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Аксубайлылар әзерләгән мәдәни программа традицион Димитровград бәйрәменә аерым ямь һәм колорит кертте. Район мәдәният йорты артистлары һәм балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең иң яхшы номерларын – дәртле җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр.

Аксубай талантларының иҗаты халыкны шулкадәр мавыктырды ки, күп кенә тамашачылар түзеп тора алмадылар, урыннарын торып, сәхнә янында ук биергә керештеләр. Мәйданчыкта шатлыклы бәйрәм рухы хөкем сөрде. Үзешчән артистлар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иттеләр.

Ә бу вакытта көрәш келәмендә спорт дәрте кайнады. Аксубай спортчылары, мәйданчык хуҗалары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар белән көч сынашып, район данын якладылар. Безнең спортчылар көрәш техникасы, тактикасы буенча яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм лаеклы җиңүләр яуладылар. Ярышларда беренче урынны үз авырлык категориясендә спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Зөлфәт Камалетдинов, Илсур Камалов һәм Илсур Ягофаров алды. Икенче призерлар – Али Шичкин, Рияз Галимов, Айнур Хәсәншин һәм өлкән яшь категориясендә – Илсур Сафин.

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең уңышларын аларның тренерлары Илһам Камалов һәм Җәмил Сәйфуллин чын мәгънәсендә уртаклаша. Ярыш этаплары тәмамлангач призерларны бүләкләү булды.

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев