Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай баянчылары Җиңүнең 80 еллыгына ветераннар өчен концерт белән чыгыш ясадылар

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Наилә Крайнова җитәкчелегендә район мәдәният йортының «Аксубай егетләре» үрнәк баянчылар ансамбле концерты булды.

Концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде һәм музыкантларның чыгышлары да патриотик теманы үз эченә алды. Баянчылар 20 төрле музыкаль композиция башкардылар һәм алар бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады. Ял итүчеләр сугыш елларындагы тәэсирле көйләрне игътибар белән тыңладылар.

Тамашачылар башкаручыларның күбесен яхшы белә – алар район сәхнәсендә күп тапкырлар үзләренең виртуоз чыгышлары белән сөендерделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Яшь баянчылар: Айгөл Насретдинова, Рамзан Сабиров, Егор Гайнатуллин, Тимур Митрофанов һәм Тимофей Петрянкин да талантларын күрсәттеләр. Яшь музыкантлар тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Фото район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев