Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Мәдәният

"Беляев йолдызлары" республика бәйгесен Аксубай районында үткәрү күркәм йолага әйләнеп бара. Әлеге исемдәге Республика балалар һәм яшүсмерләр академик вокал бәйгесе безнең районда икенче тапкыр үтте. Бездә якташыбыз Александр Гуляев истәлегенә "Уяну" экологик фестивале уздырыла. Хәсән Туфан хөрмәтенә "Туфан укулары" оештырыла. Районда концертлар, театральләштерелгән чаралар, спектакльләр, массакүләм күңел ачулар, күренекле кешеләр...

"Беляев йолдызлары" республика бәйгесен Аксубай районында үткәрү күркәм йолага әйләнеп бара.

Әлеге исемдәге Республика балалар һәм яшүсмерләр академик вокал бәйгесе безнең районда икенче тапкыр үтте. Бездә якташыбыз Александр Гуляев истәлегенә "Уяну" экологик фестивале уздырыла. Хәсән Туфан хөрмәтенә "Туфан укулары" оештырыла. Районда концертлар, театральләштерелгән чаралар, спектакльләр, массакүләм күңел ачулар, күренекле кешеләр белән очрашулар, бәйгеләр, фестивальләр, профессиональ коллективларның гастрольләре уза. Гомумән алганда, районның мәдәният хезмәткәрләре үзләренең сәләтләрен төрле яклап ачалар. Полина Мулеева "Нечкәбил" республика бәйге-фестивалендә "Назлы мисс" булып танылды. Мәдәният хезмәткәрләре ел саен төрле республика чараларында катнашалар. Шулардан "Каравон" рус фольклоры фестивален, "Спас ярминкәсе"н мисал итеп алырга була. Педагог Наилә Мартынова, баянчы Наилә Крайнова укучылары республикада гына түгел, Россия сәхнәләрендә дә матур чыгыш ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев