Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында «Без кешеләргә шатлык бүләк итәбез» дигән бәйрәм концерты булды.

Район башлыгы Камил Гилманов озатуында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова мәдәният йорты фойесында оештырылган иҗади күргәзмәләр белән кызыксынып таныштылар. Бу – Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Левша» һөнәрчелек студиясе, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының «Оста куллар» студиясе, Кече Сөнчәле мәдәният йортының «Чуаш мәдәнияте традицияләре» студиясе, Трудолюбово авыл мәдәният йортының «Борынгы Славутница серләре» халык арт-терапиясе, Яңа Ибрай мәдәният учагының «Милли бизәкләр» күргәзмләре, Карасу авыл мәдәният йортының түбәтәйләр күргәзмәсе – соңгы елларда халык арасында кызыклы ял итүнең бер өлеше булып тора. Шулай ук туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакларга борынгы милли үрнәкләрне кулланып башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Депутатлар иҗат берләшмәләре вәкилләре белән җылы аралаштылар, сәнгать юнәлешләрен алга таба үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Залда мәдәният учаклары, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре җыелды, аларның тынгысыз хезмәте ярдәмендә район халкы кызыклы, бай тормыш белән яши. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре сәхнәдән шатлык бүләк иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләренә сәламләү сүзләре белән Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Районда барлык бәйрәмнәр, чаралар нәкъ менә сезнең катнашуыгыз белән уза, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Рәхмәт, сез көндәлек эшегез белән район тормышын бизисез, төрле һөнәр ияләре алдында чыгыш ясыйсыз, җырларыгыз һәр кешенең йөрәгенә үтеп керә.

– Матурлыкны булдыра һәм саклый белү – сез дөньяны тагын да матуррак итә торган үзенчәлекле бүләк, – дип мөрәҗәгать итте залга Алсу Тарханова. – Рухи байлыкны, мәдәни кыйммәтләрне арттыру сезнең тормыш рәвешегезгә әйләнде. Сез Аксубай районының мәдәни традицияләргә бай булуын исбатлыйсыз. Бу традицияләр елдан-ел ныгый. Бу сезнең хезмәтегез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.

– Мәдәният – ул эш түгел, ул – җан халәте, – дип ассызыклады Людмила Рыбакова. – Мин сезгә яшь буыннан башлап, иң олыларга җиткергән бу җан халәте өчен рәхмәт белдерәм. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән, безнең комитеттан сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республика җитәкчелеге ярдәмендә мәдәнияткә зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Һөнәри эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары өчен хөрмәтләү залның көчле алкышлары астында узды. Һөнәре буенча иң яхшыларны котладылар, аларга тармак бүләкләре, район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары, грамоталар, бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Сәхнәдә махсус атмосфера хөкем сөрде. Вокалчылар үзләренең җырларын, биючеләр хореографик композицияләрен бүләк иттеләр, аларның кәефе коллегалары – тамашачыларга да күчте, алар урыннарыннан торып, кушылып биеделәр. Бу чын бәйрәм булды, аны үз эшенең профессионаллары гына оештыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев