Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай сәнгать мәктәбе ансамбле Анапада укуларда булды

«Восторг» бию ансамбле катнашучылары тормышында истәлекле һәм күңелле вакыйга булды – алар «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендәге «Арт лаборатория»дә белем алдылар.

Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2022 елда «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты бәйгесендә җиңүгә ирешеп, укуларга баруга юлламага лаек булдылар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны илнең төп балалар һөнәри юнәлеш үзәге булган һәм балаларның укуын һәм ялын оештыруда алдынгы позицияләрне биләүче «Смена» өстәмә гомуми белем бирү программасына чакырды. Ул Кара диңгез яр буенда, Анапа курорт шәһәр янында бик матур үзәнлектә урнашкан.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова озатуында унбиш кешедән торган делегация «Смена»да Аксубай районын һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итте. Ике атна дәвамында ансамбльдә катнашучылар танылган педагогларда дәресләр алдылар, иҗат белән шөгыльләнделәр, башка илләрдән килгән балалар белән аралаштылар. Балаларның хис-тойгылары ташый. «Арт лаборатория»дә укулар узганнан соң, «Восторг» бию төркеме Йолдызлык Республика телевизион яшьләр фестивале финалында уңышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев