Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай мәдәният хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алдылар

Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында һөнәрләре буенча иң яхшылар бүләкләргә лаек булдылар.

«Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен Яңа Аксубай мәдәният йорты методисты Елена Охотникова һәм үзәк район китапханәсенең мәгълүмат-хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Алексей Дмитриев алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына Иске Үзи мәдәният йорты методисты Елена Айдова, Иске Кармәт мәдәният йорты методисты Газинур Идиятуллин, район мәдәният йорты режиссеры Резидә Гатина, Сөнчәле мәдәният йорты режиссеры Екатерина Наумова, Яңа Дума мәдәният йорты режиссеры Фәнис Низамов, Иске Кыязлы мәдәният йорты методисты Резидә Юнысова, Шәрбән мәдәният йорты режиссеры Гөлнар Камалиева, үзәк клуб системасы директоры Ольга Копоневага лаек булды.

Яңа Кармәт мәдәният йорты методисты Минсәгыйр Нурхәмәтовка мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәте тапшырылды, милли мәдәниятләрне саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хатлары Кәкре Күл авыл китапханәсе китапханәчесе Татьяна Конновага, Иске Ибрай авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнур Галиевага, Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе китапханәчесе Ирина Тимофеевага, район мәдәният йорты белгечләре Ирина Сәлаховага һәм Елизавета Сычевага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев