Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Уракка – комбайннар “парады“ннан

Авыл хуҗалыгы производствосында эшләр алмашынып кына тора – менә инде уңыш җыю вакыты да җитте.

Әмма баштан – техниканы тикшерергә кирәк, чөнки игенчеләрнең ахыргы эш нәтиҗәсе аның ышанычлы әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Районның бөртеклеләрне җыю комплексларының “сугышка әзерлеге“нә махсус комиссия бәя бирде.

Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация секторы баш киңәшчесе Илсур Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, бүлек җитәкчесе – Гостехнадзорның дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозцентр Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндас Гафиятуллин булдылар.

Комиссия район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, техник чараларның әзерлегенә, техник чараларны куллану вакытында иминлек мәсьәләләрен чишүгә, җитештерүдә хезмәт иминлегенә бәя бирделәр, кыр хезмәтчәннәре белән очраштылар.

Аксубайдан чыгу ягында (Чистай ягына таба) “Восходящая заря“ агрофирмасы “Аксубай“ филиалының, “Актай“ агрофирмасының һәм Аксубай техникумының урып-җыю комплекслары урнашты. Монда ук бу оешмаларның бөтен механизаторлары һәм белгечләре җыелды.

“Парад“ катнашучылары тикшерүчеләргә комбайннар эшен тәкъдим иттеләр. Тестлаштыруның төп элементлары буларак, аларның һәрберсе герметиклыкка тикшерү үтте. Барысы да уңышлы булды. Кыр хезмәтчәннәрен район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

Һәм “парад“ тәмамлану белән кыр кораблары максатлы бурычны башкаруга юнәлделәр. “Аксу Агро“ агрофирмасының урак катнашучылары арасында яшьләр күп иде. Яңа махсус киемнәргә киенгән яшь механизаторлар дулкынланып кабул итүне көттеләр.

Монда ук – исемнәре гәзит битләреннән төшмәгән үткән ел лидерлары. Һәр комбайн тикшерү узды. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында монда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде.

Дәрәҗәле кунаклар комбайннарның герметиклыгын тикшерүдә дә катнаштылар.

– Республикада урып-җыю башлануны анализлау буенча, кырларның уңдырышлылыгы үткән елныкыннан калыша, – дип белдерде министрлык вәкиле. – Сездән югалтуларсыз үстергәнне җыю, саклау таләп ителә. Аксубай игенчеләренең урып-җыюны яхшы үткәрүләренә һәм республика бәйгесе җиңүчеләре арасына керүләренә ышанам.

– Техниканы яхшы әзерләвегезгә инандык, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Һәм үз бурычыгызны – максималь кыска вакытта урып-җыюны башкаруны – сез аңлыйсыз. Уңышлар телисе генә кала.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урында “Аксу Агро“ АФ, икенче урында – “Восходящая заря“ АФ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев