Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Санаулы минутлар эчендә янды

Җомга көнне иртә белән Аксубайда Шоссе урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан 3 катлы 27 фатирлы торак йортның түбәсе янды.

Янгын турында хәбәр Бердәм кизү диспетчер хезмәте номерына 6 сәгать 46 минутта бу йортта яшәүче бер кешедән килеп ирешә.
– Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт түбәсе һәм чарлак бүлмәсе тулысынча яна иде. Һәм 3 минуттан соң шифер “ата“ башлады, гомуми мәйданы 825 квадрат метрны тәшкил иткән түбә санаулы минутларда янып бетте, – дип белдерде Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов.

– Торак йортта 27 фатир бар, анда 71 кеше яши, шул исәптән 6 бала – алар барысы да янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнчегә кадәр эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе билгеләнә.

Янгын сүндерүдә Янгын бүлегенең ике янгын расчеты, 4 авыл ИЯС кулланылган. Янгын урынына районның бөтен ашыгыч хезмәтләре килде.
Янгынны сүндергәннән соң районда Анатолий Горбунов рәислегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ашыгыч утырышы узды.

– Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Шоссе урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт түбәсе яну факты буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән районда “Гадәттән тыш хәл“ режимы игълан ителде һәм җирле хәлгә бәйле чара күрү режимы кертелде, – дип сөйли Анатолий Горбунов.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә кирәк булса дип янгыннан зыян күргән кешеләр өчен эвакуацияләү пункты әзерләргә карар кылынды. Комиссия һәр фатирны тикшерү һәм газ һәм электр энергиясе белән тәэмин ителеш мәсьәләләрен чишү өчен күпфатирлы йортка барды.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе – башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов сүзләре буенча, шул ук көнне йорт түбәсен ремонтлауга смета төзелгән, йорт түбәсе, әлбәттә ки, яңадан төзеләчәк, зыян күргән йорт подъездларын тәртипкә китерү һәм территорияне чистарту буенча шимбә өмәсе оештырылачак.

Җомга көнне Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Казанга эшлекле сәфәр кылды һәм зыян күргән йортның түбәсен яңадан торгызуга финанслау чыганагын билгеләү мәсьәләсен чиште.

Ә кич белән район башлыгы йортта яшәүчеләр белән очрашты һәм финанслау мәсьәләсенең чишелүен, эшләрне башкару өчен подрядчикның табылуын хәбәр итте – түбә кыска вакытларда төзеләчәк.

Людмила Жаренова фотолары һәм калган фотолар Аксубай янгын-коткару гарнизоны архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев