Озак еллар милли мәгълүмати-коммуникацион комплексны үстерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен Аксубай РУЭС ветераны - 4 нче разрядлы кабельче-ябыштыручы Николай Лукиянов Россия Федерациясенең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Николай Лукиянов бу югары бүләкне Россиянең элемтә министры Николай Никифоров кулыннан Казанда йомгаклау киңәшмәсендә алды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов...
Озак еллар милли мәгълүмати-коммуникацион комплексны үстерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен Аксубай РУЭС ветераны - 4 нче разрядлы кабельче-ябыштыручы Николай Лукиянов Россия Федерациясенең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Николай Лукиянов бу югары бүләкне Россиянең элемтә министры Николай Никифоров кулыннан Казанда йомгаклау киңәшмәсендә алды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та элемтә ветеранына тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм бүләк алуы белән котлады.
- Министрдан грамота алу минем өчен дулкынландыргыч мизгел булды, - дип сөйли Николай Николаевич. - Шуның өстенә ТР Президентыннан котлаулар кабул иттем! Бу гомергә истә калырлык мизгелләр.
Николай Лукиянов күңеле белән сайлаган хезмәтенә кырык елдан артык гомерен багышлаган. Егет чагында хезмәт юлын Иске Савруш АТСында эшләүдән башлый. Җитмешенче елларда торак пунктларны телефон һәм радиолинияләр белән куст автомат телефон станцияләре тәэмин иткән. Вакыт үтү белән РУЭС, хезмәт күрсәтүне заманча дәрәҗәгә күтәреп, бөтен элемтә системасын да яңартты. Бу елларда Николай Николаевич район элемтә челтәрендә тырыш хезмәт куйды. Хәзер ул лаеклы ялда.
Тормыш юлдашы Татьяна Сергеевна белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Лукияновлар гаиләсендә - инженерлар да, медицина хезмәткәрләре дә, мөгаллимнәр дә бар. Ә гаилә башлыгы бүген дә радиотехника белән мавыгуын дәвам итә.
Нет комментариев